Дөньяның кайсы почмагында яшәвеңә карамастан, өйдән чыкмый гына, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бушлай татар теленә өйрәнеп була. Моннан биш ел элек гамәлгә кергән «Ана теле» онлайн мәктәбендә инде 50 меңләп кеше татар телен үзләштергән. Проектның үзенчәлекләре, уңышлары хакында «Ана теле» онлайн мәктәбе үзәге җитәкчесе, Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия ФӘТХУЛЛОВА белән сөйләштек.
«Ана теле» мәктәбе аша чит илләрдә яшәүчеләр дә татар телен өйрәнә»
– Татарстан Президенты, читтәге милләттәшләребез белән очрашкан саен, «Ана теле» онлайн мәктәбенең мөмкинлекләре турында әйтми калмый. Мондый үзенчәлекле мәктәп булдыруга нәрсә этәргеч бирде?
– Бүгенге көндә тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Онлайн технологияләрнең телләрне укыту өлкәсенә килеп керүе табигый хәл. Телне өйрәнүдә дәреслекләр, сүзлекләр белән генә чикләнеп булмый. Европа телләрен үзләштерүдә онлайн курслар киң кулланыла. Тел халыкны таныта, саклап кала. Татар дөнья буйлап сибелеп яши. 7 миллионнан артык татарның бары 2 миллионы гына – Татарстанда, 3 миллионы – Россия Федерациясе төбәкләрендә, 2 миллионнан күбрәге якын һәм ерак чит илләрдә гомер кичерә. Татарлар заманча технологияләр аша, дистанцион рәвештә телне өйрәнеп булмыймы дип, Татарстан Президентына мөрәҗәгать итү сәбәпле, 2013 елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм EF Education First компаниясе «Ана теле» онлайн проектын эшләде.
– Бу проектның үзенчәлеге нидә?
– Мәктәптә мөстәкыйль рәвештә компьютер аша тел өйрәнүчеләргә сөйләм дәресләрендә катнашу мөмкинлеге булдырылган. Аларны Казан федераль университеты филологлары алып бара. Проектны эшли башлаган вакытта, беренче дәрәҗә өчен көне-төне күнегүләр яздык, видеосурәтләр әзерләдек. Барлык материалны EF Education First компаниясе әзер платформага урнаштырып барды. Бу башлангычны Президент хуплаганнан соң, акрынлап башка дәрәҗәләр өчен дә материал тупланды. Мәктәптә барлыгы тугыз дәрәҗә булдырылды. Проектның төп үзенчәлеге – җанлы аралашу дәресләре дип саныйм. Билгеле бер сәгатьләрдә алтышар кешедән торган төркем, укытучы белән берлектә, төрле темаларга сөйләшә. Шул рәвешле чит төбәктә яшәүче төрле милләт кешеләрен татар теле берләштерә. Мәктәп аша үзенә дуслар табучылар да шактый.
– Кемнәр алар мәктәп укучылары?
– Онлайн мәктәптә теләгән һәр кеше укый ала. Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Россия төбәкләреннән теркәлүчеләр дә шактый. Төрле милләт вәкилләре татар телен яратып өйрәнә. Ел саен мәктәптә 10 мең кеше теркәлә ала.
– Мәктәптә уку курсы күпме дәвам итә?
– Бер ел дәвамында укуны төгәлләсәң, бик яхшы. Бу һәркемнең үзеннән тора. Дөрес, теркәлдем дә кайчан телим, шул вакытта укыйм түгел. Без укучыларны күзәтеп торабыз. Аларның уңышлары белән танышып барабыз. Мәктәптә һәр дәрәҗәне узгач, сертификат алу каралган. Кайберәүләр берничә дәрәҗә белән чикләнә. Әйтик, чит ил укучыларының күбесе: «Безгә язу мөһим түгел», – дип, аралашуга өстенлек бирә.
– «Ана теле» онлайн мәктәбенә теркәлә алмыйм дип зарланучылар бар.
– Шунысын искәртергә кирәк, теркәлүнең билгеләнгән вакыты бар – февраль ае. Соңга калсаң, бер ел көтәргә туры киләчәк. Дөрес, теләк бик көчле икән, ярдәм итү җаен табарга тырышабыз. Безгә берсендә Екатеринбург, Хельсинки шәһәрләреннән укырга теләүчеләр: «Февральне көтсәк, вакыт уза, ничек тә татарча өйрәнү мөмкинлеге тудырыгыз әле»,– дип үтенде. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшеп, искәрмә ясадык һәм теркәдек. Тагын бер мисал китереп үтим. КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен көзен түләүсез татар теле курслары эшли. Быел аңа 800дән артык кеше язылды. Без бу кадәр укучыны берьюлы укыта алмыйбыз, шуңа да 200ләп кешегә онлайн мәктәпкә теркәлергә тәкъдим иттек, һәм алар, бик теләп, моңа риза булдылар. Телне өйрәнергә берәүне дә мәҗбүр итмибез, беркемгә дә татар телен өйрәтүдән баш тартканыбыз юк.
– «Ана теле» онлайн курсларын узган кешеләрнең күбесе, уку кызыклы, җиңел, диләр.
– Мәктәптә теркәлгәч тә, үзең турында кыскача мәгълүмат бирү сорала. Аннары тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу буенча компетенцияләреңне билгеләгәннән соң, укуны кайсы дәрәҗәдән башларга кирәклеге ачыклана. Һәр дәрәҗәдә сигезәр тема. Кызыклы биремнәр. Башлангыч дәрәҗәләрдә 30 секундлык видеоязмалар. Анда танылган артистлар да, яшьләр дә уйный. Дәресләрне көндәлек тормышта аралашу өчен кирәк булган темалардан башлыйбыз. Исәнләшергә, саубуллашырга, рәхмәт әйтергә, хәл сорашырга, кемнең кайда эшләвен яки укуын ачыкларга, унга кадәр санарга өйрәткәч үк, телефон номерларын әйттерәбез. Сөйләм репликалары кыска, ике генә сүздән тора. «Сезнең исемегез ничек?» – дип сорамыйбыз, гади генә «Сез кем?» дип өйрәтәбез. Җиңелдән катлаулыга барабыз.
– Әйтик, мин «Ана теле» онлайн мәктәбендә теркәлсәм, ничәнче дәрәҗәдән укый башларга туры килер иде икән?
– Соңгы тугызынчы дәрәҗәне үтәчәксез. Бу төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысының белем дәрәҗәсенә тиң. Әлеге дәресләрдә татар дөньясы турында мәгълүмат бирелә, күренекле шәхесләр, Татарстанның казанышлары, халыкара багланышлар, республиканың икътисады, сәнәгате, мәдәнияте турында сөйләнә.
– Кадрия Сөнгатовна, бу уникаль проектны мәктәпләр өчен дә кулланып булмыймы соң?
– Мәктәптә татар теле федераль реестрга кертелгән һәм расланган программа нигезендә укытыла. Мәктәп укучылары өчен ул өстәмә ярдәмлек булып тора. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә теләгән укучылар анда теркәләләр һәм шөгыльләнәләр. Бер елны Мәгариф һәм фән министрлыгы, тәҗрибә рәвешендә, татар теле укытучыларын онлайн мәктәптә теркәгән иде. Мөгаллимнәргә заманча технологияләр, методик алымнар белән танышу файдалы булды. Андагы видеоматериалларны исә гадәти дәресләрдә төрле сыйныфларда рәхәтләнеп кулланырга мөмкин. Аларны http://mon.tatarstan.ru/rus/kopil.htm сылтамасы аша табарга була.
Редакциядән: «Ана теле» онлайн мәктәбендә белем алган укучыларның фикерләрен газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз.
Кадрия Фәтхуллова, галимә:
– Галимнәр, дөньяда 6 меңгә якын тел бар, диләр. Аларның бары алтысы гына дөньяда рәсми эш телләре буларак билгеләнгән: инглиз, кытай, рус, француз, испан, гарәп телләре. Шулай да һәр халык үз телен саклап калырга тырыша. Телсез халык була алмый. Тел белән бәйле катлаулы вазгыять күзәтелсә дә, мин – оптимист кеше, бар да яхшы булыр дип өметләнәм. Телне буыннан буынга саклап килгән танылган шагыйрьләр, язучылар, җырчыларыбыз бар. Татар телен танытуга хезмәт иткән шәхесләр булганда, тел әле югалмас, алга таба да үсеш алыр дип ышанам. Төрле заманча технологияләр, мультимедиа әсбаплары, татарча мультфильмнар кешеләрдә кызыксыну уята. Чит илләрдә яшәп, төрки телләр белән кызыксынучылардан «Ана теле» мәктәбендә шөгыльләнүче элеккеге дипломат Бернард Монот турында әйтеп үтә алам. Ул 11 тел белә, Франциядә Тышкы эшләр министрлыгында эшләгән төрек теле белгече, пенсиягә чыккач, Испаниягә күчкән. Интернетта «Ана теле» мәктәбе турында мәгълүмат күргәч, татар телен өйрәнергә булган. «Ана теле» онлайн мәктәбе биш ел эчендә шундый кешеләрдә телебезгә карата хөрмәт хисе уята алган икән, бу – безнең зур казанышыбыз.
фото: Татар-информ
Комментарийлар
0
0
Әйе, шулай булды. Минем исемем Бернард Монот. "Ана теле" аркасында татар телен өйрәндем. Төркем дәресләре аркасында да сөйләшүемне яхшырттым. Татар мәдәнияте белән бик кызыксынам. Сез дә булдырасыз! Татар теле -- бай тел. Яңа офыклар ача. (djenghiz@hotmail.com)
0
0