16+

Камил Хәмзин бәрәңге алмасыннан яңа сорт бәрәңгеләр үстерә (Яңа сорт бәрәңге әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР)

Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче Камил Хәмзинны оста бакчачы һәм умартачы буларак беләләр. Аның яңа сорт бәрәңгеләр үстерүе турында авылларына барганчы ук ишетеп белдек. Бәрәңгеләрне ул читтән сатып алмый, бәрәңге алмасы орлыгыннан үзе ясый булып чыкты.

Камил Хәмзин бәрәңге алмасыннан яңа сорт бәрәңгеләр үстерә (Яңа сорт бәрәңге әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР)

Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче Камил Хәмзинны оста бакчачы һәм умартачы буларак беләләр. Аның яңа сорт бәрәңгеләр үстерүе турында авылларына барганчы ук ишетеп белдек. Бәрәңгеләрне ул читтән сатып алмый, бәрәңге алмасы орлыгыннан үзе ясый булып чыкты.

Кечкенәдән үк бакчачылык бе­лән кызыксынган Камил Хәмзин бу эшкә чынлап торып лаеклы ялга чыккач кына тотынган.

– Мәктәптә укыганда, биология фәнен бик яраттым. Сугыш беткән генә еллар иде, агачтан тартма ясап, туфрак тутырып, помидор орлыгы утыртканымны хәтерлим. Аның өстен пыяла белән каплап та куйган идем. Ул чорда помидор, кыяр, кәбестәләрне бик сирәк кеше генә утырт­ты. Аларны үстерә дә белми идек. Яшелчә түгел, ипигә дә тамак туймады. 7нче сыйныфны тәмамлагач, ике ел колхозда ат җиктем, 1953 елда Биектау районының Усад училищесында механизаторлыкка укыдым. «СХТЗ» тракторында эшләдем, көз көне 13 центнер икмәк бирделәр. Икмәкне күреп, әбиемнең елый-елый рәхмәтләр укыганын әле дә хәтерлим, – дип сөйли Камил абый.

Училищеда укыганда, агрономия фәне укытучысы аңа Казанга институтка укырга керергә киңәш итә. Син монда әрәм булып йөрисең, белемең бар, укы агрономлыкка дип кыстый ул аны. Әмма шул әлеге дә баягы тамак ачлыгы аны авылга кайтып эшләргә мәҗбүр итә. 13 ел механизатор булып эшли, анда эшләү дәверендә авыл советы депутаты була. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкач, авыл җитәкчесе итеп куя­лар. Бу 1967 ел була. 1972 елны Ядегәр авыл советы бөтен күрсәткечләр буенча республика күләмендә беренче урынны ала. Эше күп, акчасы аз дип, ул үзе теләп бу эштән китә. Әмма озакка түгел, бер елдан аны кабат авыл җитәкчесе булырга күндерәләр. Соңрак колхозда сугару системасы бригадиры булып эшли. Аннан соң пенсиягә чыга. Шуннан бакчачылык белән ныклап кызыксына башлый.

– Пенсиягә чыгар алдыннан кыр­дан эштән кайтып барганда күрәм: күршебез Гатифә апа бәрәңге сабагы ура. Бакча бәрәңге алмасы белән тулган. Бу нинди бәрәңге дип сорагач, улым янына Төмәнгә баргач алып кайткан идек, ди. Кызыл бәрәңге иде ул. Бакчасына кереп, бәрәңге алмаларын җыеп алдым. Аларны ноябрь аена кадәр тәрәзә төбендә тотып, орлыкларын алдым. Шуларны яз көне тартмаларга чәчтем. Алар рассада булып үсте һәм май аенда бакчага күчереп утырттым. 1996 елдан бирле бәрәңге алмасы орлыгыннан яңа бәрәңгеләр утыртабыз, – дип, миңа верандадагы рассадаларын күрсәтте ул.

Болар өченче елгы орлыктан икән, ни өчен дигәндә, былтыр фитофтороздан бәрәңге сабаклары августта ук саргаеп корып беткән. Алмасы булырга өлгермәгән. Бакчачы әйтүенчә, орлыклар биш ел саклана.

Газета укучыларыбызга файдалы булыр дип, Камил абыйдан мондый бәрәңге үстерү серләрен сораштык

Алмалы бәрәңге сабагын октябрь аена чаклы, ягъни корый башлаганчы тотарга кирәк. Бәрәңге алмалары сары төскә керә һәм йомшара. Орлыклары исә кабыгы аркылы күренә башлый. Шуларны җыеп алып киптерәсең дә язга кадәр саклыйсың. Алмалары бик өлгермәгән булса, тәрәзә төбендә тотып өлгертәсең. Аларны бакчага чыгарып утыртырга 45 көн кала чәчәсең. Язын тартмага черемәле туфрак һәм агач көле саласың, күп итеп су сибәсең. Орлыкларны 8х8 см аралык белән сибеп чыгасың да өстенә ярты сантиметр калынлыкта туфрак саласың. Су сипмичә генә өстенә пыяла каплап куясың һәм җылы урынга урнаштырасың. Тишелеп чыкканчы, су сибәргә кирәкми, чөнки пыяла туфрактагы дымны саклый. Ике яфрагы чыккач, җайлап кына су сибәсең. Сабаклары бик нечкә, егылып китмәсен өчен, 8 см озынлыкта булгач, араларына туфрак сибеп чыгасы була. Көннәр тәмам җылыткач, рассаданы бакчага күчереп утыртасың. Буразна аралары 60 см була. Рассада аралары – 30-35 см. Помидор кебек, болытлы көндә утыртсаң яхшырак. Алма орлыкларыннан үстергән төп сабак бер генә була икән. Яфрак төпләреннән исә ботаклар күп чыга. Гадәти бәрәңге кебек үк, чәчәк ата, бер төптән 8-20 бәрәңге алырга мөмкин. Беренче елны ук 200әр граммлы бәрәңгеләр, ди. Бәрәңге орлыгы әзерләп мәшәкатьләнәсе килмәүчеләргә Камил абый орлык­ларны бакчачылар өчен кирәк-ярак сатыла торган кибеттән алыр­га киңәш итә.
Ул төрле сорт бәрәңге алмалары орлыкларын җыеп, аларны рассада итеп үстерә һәм бер буразнага янәшә утырта. Алар үзара серкәләнеп, дистәләгән төрле яңа сорт бәрәңге чыга, ди бакчачы. Бу бәрәңгеләр тәме белән дә, формасы, кабыклары төсе белән дә аерылалар. Быел да дистәләгән сортлы бәрәңге чәчкәннәр.

Кукмара, Түбән Шәмәрдән

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэээп. Рэхмэт яусын.

    Мөһим

    loading