Шәһри Казан

Камилә Вәлиева - Гран-при җиңүчесе! Алинәгә дә уңышлар телибез!

Италиянең Турин шәһәрендә фигуралы шуу буенча уза торган Гран-при финалында милләттәшебез һәм якташыбыз Камилә Вәлиева җиңү яулады. 

Италиянең Турин шәһәрендә фигуралы шуу буенча уза торган Гран-при финалында милләттәшебез һәм якташыбыз Камилә Вәлиева җиңү яулады. 

Ярышлар алдыннан Гран-приның ике этабында җиңгән Камиләгә төп көндәше - Америка спортчысы Алиса Лью белән очрашачагы турында күп яздылар. Шуның өстенә Камилә аягын да сындырган иде. Кичә кыска программада ул өченче урында гына булды. Бүген исә ирекле программада Камилә җәрәхәте сәбәпле дүртле сикерүсез генә чыгыш ясаса да, беренче урынга чыкты. Алиса Лью берничә ялгышы нәтиҗәсендә икенчегә калды.

Бүген Туринда Алинә Заһитова да чыгыш ясаячак. Милләттәшебезгә уңышлар телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: