16+

“Канализация чокыры тирәсенә тукта әле, исен иснисем килә”

Табигатьтән хатын-кызга гаҗәеп зур бәхет, мөмкинлек бирелгән, ул – ана булу бәхете. Бер кеше эчендә ике йөрәк типсен әле?! Могҗиза бит?!

“Канализация чокыры тирәсенә тукта әле, исен иснисем килә”

Табигатьтән хатын-кызга гаҗәеп зур бәхет, мөмкинлек бирелгән, ул – ана булу бәхете. Бер кеше эчендә ике йөрәк типсен әле?! Могҗиза бит?!

Могҗизасын могҗиза, әмма бәхет төенчеген кулына алып назлаганчы нинди авырлыклар, нинди сынаулар аша үтәргә туры килгәнен ана булырга җыенган кеше үзе генә белә. Гормоннар котырыша, әллә нинди сәер гадәтләр барлыкка килә кайбер йөкле хатын-кызларда. Тозлы балык белән вареньены кушып ашау, колбасаны шикәргә манып кабу, тозлы кыярны сөтле чәй белән чөмерү кебек сәер ризык талымлаулар – гадәти күренеш андый вакытта. Алай да аерым бер йөклелек чорында ниндидер бер ризык ашыйсы килүне белгечләр билгеле бер витаминнар, файдалы микроэлементлар җитмәү белән бәйләп карый. Кем белсен...

Йөкле вакытым. Каенаналар өенә кунакка кайттык. Болдыр баскычында бер капчык сары борчак утыра. Матур, шоп-шома борчаклар. Шунда иремә: “Шушының белән борчаклы аш ашыйсым килә, бер генә уч сорап алыйк әле, зинһар” – дип үтендем. Үзем сорарга оялдым, ирем гозеремне хәтереннән чыгардымы, сорап та бирмәделәрме – белмим, авылдан борчаксыз киттек. Кибеттән андый борчакны күпме генә эзләмәдем – андыен – сап-сары, шоп-шома борчак тапмадым. Улымның битенә чыкмаса ярый иде тамга дип курыктым, шулай да бил турысында борчак шикелле миңе бар.

Мондый хәл минем белән йөкле вакытында әни белән дә булган. Әнием сөйли иде: “Синең белән авырлы вакытым. Җәй көне. Күршеләрнең бакчаларынңа безнең болдырга терәлеп, ябалдашларын як-якка җәеп чия агачы үсә иде. Ул елны чия уңмады. Әмма шул чия агачында безнең якка карап тәлгәшендә ике чия үсте – карап торып өлгерттем шуны, кызарып җиткәч алып ашармын, дип, авыздан сулар килә иде. Беркөн чыксам – чия юк. И еладым инде. Әтиеңә әйткәч: “Мин алып ашадым аны”, ди. Яңадан әллә кайлардан чиләге-чиләге белән чияләр китерделәр – әмма шул ике кызыл чияне ашау теләгем басылмады. Еллар узгач та берничә тапкыр төшемә керде әле ул кызыл чияләр...”.

Әле күптән түгел генә бер танышым белән очраштык та, улларыбыз бер тирә булгач, яңадан бергәләп, гаиләләр белән дә күрешергә сөйләштек. Улы бияләен салгач, күрдем: беләзек тирәсе кызыл булып тора. “Яндырдымы әллә?” дип сорыйм. “Юк, - ди танышым, - йөкле вакытта бик каты арбуз ашыйсым килде. Әмма арбуз сезоны түгел иде. Ирем табып алып кайтты инде каяндыр – әмма ул мин теләгәне түгел иде. Йөкле вакытымда шул сусыл арбуз ашыйсы килү теләге – улымның беләгенә билге булып ятты булса кирәк” – дип елмая. 

Кулда-аякта, күренми торган җирдә генә булса бер хәл, йөзгә-биткә чыгу ихтималы да бар бит әле. Безнең күрше авылда бер абый бар иде. Аның ярты бите каралып, миң шикелле булып тора. Кыш уртасында кура җиләге ашыйсы килгән хатын теләгәнен таба алмагындыр инде ул заманнарда. 

Ниндидер мәҗлестә шәһәрдән кайткан бер апаның сөйләп утырганы хәтердә: “Икенче улым белән корсаклы вакытым. Безнең йорт почмагында зур булмаган кибет бар. Шуның тәрәзәсеннән тезелеп киткән шешәләр – алкогольле эчемлекләр. Берсенә күзем төште бит шунда! Үтеп-сүтеп йөргәндә күзем гел шунда төшә – үтереп эчәсем килә бит шуны! Юкса үз гомеремдә спиртлы эчемлекләрне авызына алган кеше түгел бит мин! Каян шундый теләк барлыкка килгән?! Бер танышыма шул хакта сөйләгәч, алып кабып карарга киңәш итте. Рәхәтләнеп эчтем шуны!” дип сөйләгән иде. 

Икенче бер апаның: “Йөкле вакытымда мич почмагын кимердем” дигәне исемдә. Шулай итеп, ризык булып саналмый торган акбур, күмер, хәтта сабын ашаучылар да бар икән мондый вакытта. 

Тәм рецепторлары гына түгел, ис сизүнекеләр дә “акылдан шаша” ахры бу чорда. Шулай булмаса, танышым сөйләгән хәлләрдән күзләр маңгайга сикерә. “Йөкле вакытымда кешенең организмы эшкәртеп чыгарган калдыклар исенә тартыла башладым. Ирем белән авылга кайтырга чыктык. Үтереп иснисе килә бит теге исне. “Тукта, - мин әйтәм, - әнә теге канализация чокыры янында туктат машинаны” дип туктатып, чокырның капкачын ачтырып, рәхәтләнеп шуның исен иснәдем. Авылга кайткач төнлә киенеп тә абзарга “тәмле ис” иснәргә чыгып китә идем” – дип үзенең сәер вакытларын искә алып сөйләгән иде ул. 

Ничек кенә булмасын, хатын-кызның иң матур чагы – йөклелек дәвере. Һәр анага баласын исән-имин күтәреп, җиңеллек белән дөньяга китереп, игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Ландыш Тимерова

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading