16+

Кариев театры: туган көн сюрпризлары!

Куян фокусникларның эшләпә эченнән килеп чыкса, Кариев театрында ул сәхнәдә!

Кариев театры: туган көн сюрпризлары!

Куян фокусникларның эшләпә эченнән килеп чыкса, Кариев театрында ул сәхнәдә!

Куян фокусникларның эшләпә эченнән килеп чыкса, Кариев театрында ул сәхнәдә! Символ бәйгесе җиңүчеләре белән бергә Куян тамашачылар алдына, сәхнәгә үзенең беренче адымнарын ясады. Төрки халыкларда җитезлек, өлгерлек билгесе булган Куян спектакльләр алдыннан балаларны каршы алачак. 

Кариев театры туган көнен уздыру күркәм бер традициягә әйләнеп бара. Быел ул 32-нче гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Килгән кунакларны фойеда музыка уен коралларында уйнаучы квартет, тарихи фотолар каршы алды. Шулай ук театрның үз продукциясе дә әлеге кичтә тәкъдим ителде. 

Тамашачылар залында бәйрәм "Без шундый театр төзербез..." театральләштерелгән тамаша, яраткан спектакльдән өзекләр күрсәтү белән дәвам итте.

Спектакльдән соң артистларны һәм театр хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Артистларыбызның шагыйрь Йолдыз Миңнуллина сүзләренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән гимнны башкарулары һәм аның клибы кичәне югары нотага, үткән һәм хәзерге кисешкән ноктага алып менделәр. 
Киләчәктә дә театр үссен, яңарсын һәм яшәрсен генә!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading