16+

Алгы сызыктан ялга кайткан хәрби: «Ватанны яратырга, сакларга кирәк!»

Аның яшь буынга әйтер теләге бер генә – Ватанны, илебезне яратырга, якларга һәм сакларга кирәк.

Алгы сызыктан ялга кайткан хәрби: «Ватанны яратырга, сакларга кирәк!»

Аның яшь буынга әйтер теләге бер генә – Ватанны, илебезне яратырга, якларга һәм сакларга кирәк.

Узган атнада Теләчедә районның мәгариф бүлеге һәм “Движение первых - Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте бүлеге тырышлыгы белән “Батыр” спорткомплексында урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнашында Бөтенроссия “Аҗаган 2.0” дип исемләнгән хәрби - патриотик уеннар үткәрелде. 

Үзара көч сынашкан 12 отряд уенчылары белән күрешергә дип мобилизацияләнгән хәрби – Рәдиф Шакиров та килгән иде. Аның яшь буынга әйтер теләге бер генә – Ватанны яратырга, илебезне якларга һәм сакларга кирәк!  

Рәдиф Шакиров – махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта, ялга кайткан чагы икән. Тумышы белән Олы Мишә авылы егете. 

– Армиядә хезмәт итеп кайткач, башта шактый гына еллар милициядә эшләдем әле, аннары үз эшемне ачтым – пластик тәрәзәләр ясаучы цех булдырдым. Ипле генә тормыш көткәндә илгә сынау килде, читтә калмадык. Башта бертуган энем Равил мобилизацияләнде. Болай да аның өчен борчыла идем, үземә чакыру килеп төшкәч, җиңел сулап куйдым, батыр егетләргә, бертуган энеңә авыр чакта да җилкәңне терәк итмәгәч, тыныч күңел белән ничек яшәмәк кирәк? Әнигә бик авыр булыр дигән идем, берьюлы ике улын озатса да, бирешмәде, сездә бөтен өмет, җиңеп кайтыгыз, диде. Бездән соң елый торгандыр инде, ләкин мин ялга кайткач та, энем кайтып керсә дә, күз яшьләрен артык күрсәтми, безне шулай нык булырга өнди, – ди Рәдиф. 

Чечня сугышын кичкән Рәдиф бүген Днепр елгасы ярындагы җирләрдә илебезнең тынычлыгы өчен көрәшә. Сагыну дигәне зарыктырса да, ялга кайткан чакларында да уйлары, белеп торам, хезмәттәшләре янында. Уяулыгын бер генә минутка да җуймаган ирләрнең чын дуслыгы әнә шундый буладыр да. 

– Монда кайткач, өйдәгеләрне бер сорау борчый, безнең гуманитар ярдәм барып җитәме сезгә, диләр. Җитә! Барлык хәрби дусларым исеменнән чын йөрәгемнән рәхмәт әйтәм, сезнең ярдәм безгә зур көч бирә. Берсендә кулыма носки бирделәр, капшап карасам эчендә язу, Азнакайдан бер әби үзенең телефон номерын язып тыккан. Шалтыратып рәхмәт әйттем, елый-елый теләкләр теләде, җиңеп кайтабыз, һәрберегез исән булып көтеп торыгыз, кайткач, күрешербез, мәйтәм. Рәхмәт, Теләче районы җирлеге дә гуманитар ярдәмнән өзми. Бүгенге көндә безгә дроннар җитешми, алар иң кирәкле әйбер. Бәяләре бик кыйммәт булса да, җиңү язын якынайтыр өчен көн дә иң кирәклесе шул – разведка, шартлатыр өчен дисеңме, зур эшләр эшли. Берне алып җибәрдек бит диярләр, беләсезме, бүген бар ул, иртәгә юк, шартлап кына торалар... Соңгы арада гел бер урында гына яшибез әле, мунчасын да ясадык, ашау-эчүләр дә запаслы, дигәндәй. Иртәгә күченеп китәбез икән, бөтенесе дә шул урында калачак, яңа җиргә казык кагып, “тормышны” өр-яңадан “корырга” туры киләчәк, – ди Рәдиф.

Ут эчендә йөргән ике бертуган, 4 ел эчендә нибары бер мәртәбә, әти-әнисе йортында гына күрешкәннәр. Әниләре Фирдәвес апаның сабырлыгына, түземлегенә сокланам, илебезгә ике батыр егет үстергәне өчен олы рәхмәтебезне җиткерәм.

– Әти вафат инде... Әниебезнең йөрәгендә болай да бала хәсрәте яши, Рәсил исемле энебез 18 яшендә суга батып үлгән иде... Тагын ике кыз туганыбыз бар, бишәү үстек, дүртебез исән-сау менә. Иң мөһиме, илебезгә тынычлык килсен, гаиләләребез имин булсын, ә без үзебезгә тигән ирлек бурычын үтәрбез, бер адым да артка чигенмәбез, – ди батыр егетебез. 

Рәдиф җәмәгате Эльвира белән ике кыз үстерәләр. Олысы Эльза Арча көллиятендә, ә төпчеге Розалина 7 сыйныфта укый. 

– Бу арада хатыным белән юл сумкасын әзерләргә керештек. Егетләрнең нәрсә авыз тутырып ит ашыйсылары килә, авыз итәргә каклаган казын да, казылыгын да алам инде, – ди Рәдиф. – Ач булмабыз, ләкин шунысын ышандырып әйтәм, без барыбер җиңеп кайтачакбыз! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading