16+

Кайбер районнарда фермер хуҗалыклары үсешен ясалма рәвештә тоткарлыйлар

Крестьян-фермер хуҗалыкларының тулаем продукциясе – 23,6 млрд сумга җиткән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары – 8 млрд сумнан артык, шәхси хуҗалыкларныкы – 98,2 млрд сум тәшкил итә.

Кайбер районнарда фермер хуҗалыклары үсешен ясалма рәвештә тоткарлыйлар

Крестьян-фермер хуҗалыкларының тулаем продукциясе – 23,6 млрд сумга җиткән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары – 8 млрд сумнан артык, шәхси хуҗалыкларныкы – 98,2 млрд сум тәшкил итә.

Бу гомуми республика тулаем продукциясенең 51,3 проценты дигән сүз. Әлеге саннар Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында китерелде.

Әмма авыл территорияләрендә фермер һәм шәхси хуҗалыкларның,  кулланучылар кооперативларының керемнәрен һәм потенциалын тулысынча гамәлгә ашырырга комачаулый торган проблемалар да шактый.

– Алар арасында фермер хуҗалыкларының кредитлар алу мөмкинлеге булмавы, җитештергән продукцияләрен сату белән бәйле авырлыклар, җир мөнәсәбәтләренең камил булмавы кебек проблемалар бар. Кайбер районнарда фермер хуҗалыклары үсешен ясалма рәвештә тоткарлыйлар, элек арендага бүлеп бирелгән җирләрне теләсә нинди сылтау белән тартып ала башлыйлар. Бу вазгыятькә минераль ашламалар, ягулык бәяләре үсү дә тискәре йогынты ясый, – дип белдерде ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров.

Аның сүзләренчә, бөтен дөньяда керемнең төп элементы булып дәүләт ярдәме тора. Һәм барыннан да элек, аның нигезендә рентабельлек формалаша. Ил буенча алганда, фермер хуҗалыкларының чиста керемендә дәүләт ярдәме өлеше 8 процент, ә агрохолдингларның 40 процент. Татарстанда фермер хуҗалыклары дәүләт ярдәменең төрле төрләре буенча субсидияләрне 19,7 процентка алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading