Реклама
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда өч хатын-кыз коронавирустан үлгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада 147 кеше әлеге инфекция корбаны булган.
Татарстанда яшәүче тагын өч хатын-кыз ковид инфекциясе йоктырып вафат булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - диелә хәбәрдә.
1946, 1949 һәм 1969 елгы хатын-кызларның үлеменә коронавирус сәбәпче булган.
2020 елның 5 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада әлеге инфекциядән 147 кеше үлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз