16+

Кайларга гына китеп югалдың?

Татарстанда узган ел кешеләрнең югалуы турында полициягә 4645 гариза-мөрәҗәгать кергән.  Югалган дип саналган кешеләрнең 90 проценты ун көн эчендә табылган.

Кайларга гына китеп югалдың?

Татарстанда узган ел кешеләрнең югалуы турында полициягә 4645 гариза-мөрәҗәгать кергән.  Югалган дип саналган кешеләрнең 90 проценты ун көн эчендә табылган.

- Быел 473 гариза теркәлде, шулардан 436 кешенең кая китеп югалганлыгы ачыкланды инде, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсенең югалган кешеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Юсупов.

Кешеләр хәтерләре какшау яки гаиләләрендәге ызгыш-талаш сәбәпле, өйләреннән чыгып китәләр. Туганнарына әйтми-нитми Себер якларына, башка төбәкләргә эшкә китеп барган “акылсызлар” да бар икән.

- Исереклек тә яман күренеш. Сәрхүш кайдадыр атналар буена эчеп ята, гаиләсенә хәбәр бирми. Шөкер, быел кар аз. Исерекләр кар-буран астында йоклап яки егылып үлә. Балык тотканда исереп, боз астына китүчеләр һәм кырда кар астында калучылар да очрый. Алар кар эрегәч, килеп чыгалар, - дип, уфтанып сөйләде Альберт Юсупов.

Ун ел дәвамында эзләү алып барылса да, 490 татарстанлы әле һаман табылмаган, шулардан 20се эзләү башланганда балигъ булмаган яшьтәгеләр.

Быел балигъ булмаган 39 бала югалган, шуларның 27се гаиләдн чыгып киткән, ә 12се интернатлардан качкан. Февраль аена аларның 34е табылган. 

Полиция хезмәткәре киңәше:

- гаиләдә балигъ булмаган яшьтәге балалар белән уртак тел табырга тырышыгыз; балаларны тәрбияләүдән читләшмәгез; балаларга начар укыганнары өчен кырыс чаралар күрмәгез; теге яки бу әйберне сатып алмауның сәбәбен сабырлык белән аңлатыгыз.

Балаларның кайберләре “мине яратмыйлар”, икенчеләре “мин инде зур” дип гаиләдн чыгып китәләр. Интернатлардагы балалар, гәрчә, исерек-сәрхүш булсалар да, гаиләләрен һәм әти-әниләрен сагынып качалар икән. Ата-ананың алкоголь колына әверелүе балаларның да язмышларын һәм психикасын җимерә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында “Розысык” һәм “Поиск детей” кушымталары эшли. 

- Эзтабар-волонтерларга рәхмәт! - диде Альберт Юсупов.-Алар ярдәмендә 2018 елда - 21, ә узган ел 33 бала табып, гаиләләренә кайтарылды.

“Лиза Алерт” төбәк волонтерлык хәрәкәте координаторы Артем Латышев таныштырганча, республикада “Василиса” (Чаллы), “След” (Түбән Кама), “Надежда” (Алабуга) һәм Казандагы “Лиза Алерт” волонтерлык оешмалары актив эшчәнлек алып бара.

- Волонтерлар берсе дә акча өчен йөрми, күңел халәте һәм шәфкатьлелек мисалы бу. Хәйриячеләр ярдәм күрсәтсә, без каршы түгел, чөнки белдерүләр ясарга күп кәгазь һәм компьютер карасы тотыла, - диде Артем Латышев.
 
Йомгаклау сүзендә Альберт Юсупов:”Совет чорында “СССРда кеше югалмый” дигән гыйбарә булган. 1993 елга кадәр кеше югалганлык турындагы гариза 3 тәүлектән соң гына кабул ителгән. Хәзер андый кагыйдә юк, кеше югалганлык турында гариза полиция бүлекләрендә көне-сәгатендә кабул ителә. Югалган кешенең анкета мәгълүматларын һәм фоторәсемен полициягә мөмкин кадәр тизрәк тапшырырга кирәк”, - дип, гаиләдә һәм тормышта игътибарлы булырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X