16+

Кайнанасы йортын музей иткән Евдокия Толстова: «Туганнар каршы килер дип тә уйладым»

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова Үри Чаллысы авылында «Мәдәни мирас һәм тарихи керәшен музее»н торгызган. Бер ай эчендә авылдашлары аңа 650 экспонат җыеп тапшырган. Моңарчы буш торган йорт керәшен халкының тарихи музеена әйләнгән дә куйган.

Кайнанасы йортын музей иткән Евдокия Толстова: «Туганнар каршы килер дип тә уйладым»

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова Үри Чаллысы авылында «Мәдәни мирас һәм тарихи керәшен музее»н торгызган. Бер ай эчендә авылдашлары аңа 650 экспонат җыеп тапшырган. Моңарчы буш торган йорт керәшен халкының тарихи музеена әйләнгән дә куйган.

– 2008 елда Бирдебәк авылындагы мәдәният йортына эшкә урнаштым. Ике авыл – Үри һәм Бирдебәкнең тарихы белән кызыксына башладым. Җирле тарихны өйрәнү белән бергә өйдә булган борынгы экспонантларны җыю теләге туды. Әмма аларны куяр урыным юк. Ул вакытта әле каенаналарым монда яши. Әбием дә исән. Беркемгә берсүз әйтмәдем, эчемнән генә гел уйлап йөрим. Сигез ел элек каенанам­ның аяклары йөрми башлагач, без аны үзебезгә алып төштек. Бу өйгә бермәл менәсе дә килми башлады.
Бакчасын, капка төбен чабабыз. Йортта кеше яшәмәгәч, өй дә ят кебек. дүрт ел торганнан соң, каенанам үлеп китте. Без аны торган йортының капка төбеннән озаттык. Мин шуннан бу өйне музей итәргә уйладым. Кемгә әйтергә? Ирем дә, абыйсы да, апабыз да бар. Каршы килерләр дип тә уйладым. Балык Бистәсе районы хакимиятендә урынбасар Фирдания Әхмәтҗанова янына киңәшкә бардым, – дип сөйли Евдокия Толстова.

...Хакимияттән ризалык алып кайту ниятнең яртысы була. Өйдәгеләр белән уртага салып сөйләшергә дә кирәк. Уйлый, планлаштыра торгач, шактый вакыт үтеп китә. Ә өйнең, кеше тормагач, карарлык җире дә калмый башлый. Тәрәзәләр, капкалар кыйшая. Быел Евдокия, капканы гына буыйм әле, дип, төп нигезгә юнәлә. Шул көнне яңгыр яуганга, ире дә эштән кире кайта. Бергәләшеп капканы да буяп кайталар, өйне дә тәртипкә китереп куялар. Кычыткан-тигәнәкләрне дә чабып аталар.
Келәткә керүгә иң элек талдан үрелгән сиртмәле бишекне күреп ала ул. Табылдыкларны әкренләп өйгә ташый башлый. Музей ясыйм дигәч, ире көлеп кенә куя. Аннан бу хакта авылдашларына хәбәр итә. Дүрт көн буе өйне юып чыгара алар.

– Шул вакытта авылдашлар барысы да экспонатлар ташый башлады. Бүген  «Мәдәни мирас һәм тарихи керәшен музее» дигән исем астында эшли башладык. Районда да беләләр. Моны Балык Бистәсе районы хакимияте дә күтәреп алды. Киләчәктә ул керәшеннәрнең экскурсиягә йөри торган урыны булыр дигән өмет бар,  – дип сөйли Евдокия Толстова.
Моның шулай буласына да шик юк. Без килгәндә, Үригә юл салалар иде. Халыкның кызыксынуы, активлыгы шаккатырды безне. Менә дигән итеп сөйлиләр дә, җырлыйлар да. Гомер буе тракторчы булып эшләгән Валентин Иванов исемле үткен телле шагыйрьләре бар. 12 кешедән торган «Тәңкәләр» дигән ансамбль эшли башлаган. Авыл тарихын барлауда 88 яшьлек Акулена Мищерякова булышлыгын сөйләп кенә дә бетереп булмый, ди алар. Ул өендәге бөтен кадерле әйберләрен музейга тапшырып бетергән.

–Тарихчы якташыбыз Нурулла Гариф белән элемтәдә торабыз. Төбәкне өйрәнүчеләр буларак та шулай эшчәнлек алып бара башладык. Вакытым булган саен эшлибез. Грантлар да оттык. Моны керәшен үзәге булыр дип көтәбез. Безнең халык бик ачык, кунакчыл ул, – дип сөйли Евдокия Григорьевна. – Бу экспонатларны кулга алгач, боларның зур тарих булуын аңлап аласың. Берсе белән дә без кулланмадык. Кайбер вакытта елап та җибәрә идем. Телләре булса, болар нәрсә генә сөйләмәсләр иде. Григорий Шлыковларның келәтләренә кердем. Анда су үтеп утыра.
Анда, белсәгез, мин быел фольклорга эзләп йөргән агач табак бар. Әдәбият дәресе укытканда ук бу табак турында белә идем. Авылда моңарчы беркайда да тапмадым. Аларның оныклары – Галя белән Валя түтиләр дә монда. Барысына да зур рәхмәт. Киле эзләдем. Анда таптым. Ярма яргычны да шуннан алып кайттым. Монысы – гөбе, шулай ук күргәнебез юк иде. Монда бит алар май язган. Безнең өй-келәтләребездә әллә ниләр бар! Бу бит  тарих, монда хәтта әбиләр дә белми торган экспонатлар барлыкка килде. Шушы әйберләрне күрсәтү, саклап калу максатыннан, югалмасын дип, бу эшкә керештем. Бер ай да булмады, шушы авылдан 650 экспонат җыеп алу гаҗәеп зур эш булды.
 
Анна Антонова, Мария Новикова чиккән әйберләр белән өйне киендерергә булышалар. Болар барысы да, Үри халкы әйткәнчә, бик кадерле аларга. Гомумән, музейга килеп кергәч, һәркем үзе алып килгән әйбер янына килә, кулына тагын бер тапкыр тотып карый. Әнә Акулена әби хәзер яшь вакыттагы фоторәсемнәрен дә музейга гына килеп карый, ди. Тегү машинасын да, элеккеге сөлге-башмакларын да бирегә китергән. Үзләре әйткәнчә, бик кадерле ядкарь бу аларга. Хатирәләргә шулай битараф булмаганда гына үткәннәр – хәтерне сак­лап буладыр ул.

Рәсимә Галиева, Балык Бистәсе.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading