16+

Кайнар суга яки парга пешсәң нишләргә?

Хатын-кызның күп вакыты аш бүлмәсендә үтә. Шуңа да пешү, киселү кебек җәрәхәтләр бигрәк тә хатын-кызны «ярата». Әле кайнар суга пешәбез, әле парга. Пешкән очракта авыртуны тизрәк басар өчен нишләргә?

Кайнар суга яки парга пешсәң нишләргә?

Хатын-кызның күп вакыты аш бүлмәсендә үтә. Шуңа да пешү, киселү кебек җәрәхәтләр бигрәк тә хатын-кызны «ярата». Әле кайнар суга пешәбез, әле парга. Пешкән очракта авыртуны тизрәк басар өчен нишләргә?

Тән тиресенә кайнар су чәчрәүгә, әчетеп авырта башлый. Әгәр пешкән урынны 10-15 минут буена салкын суга тыгып торсаң, аның авыртуы тизрәк басыла. Пешкән җиргә салкын суга манчылган сөлге, полиэтилен пакетка боз ише салкын әйбер салып, куеп торырга да мөмкин.

Пешкән җәрәхәтне ничек дәваларга?

Пешкән урынга салкын әйбер куеп торганнан соң авырту басылмаса, нык кызарып торса һәм куык сыман кабарчыклар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итүең хәерлерәк.
пешүдән тиз булыша торган мазь, гель ише әйберләр һәрвакыт кул астында булсын. Иң киң таралган, иң ышынычлысы – алоэ вера мае. Өегездә алоэ гөле үссә, яфрагының итләч ягын пешкән урынга япсаң да була. Авыртуны басар өчен анальгетик, мәсәлән, ибупрофен эчәргә мөмкин.

Бик нык пешкән очракта беренче ярдәм

Кайнап торган су чәйнеген яки аш кәстрүлен ялгыш өстегезгә капладыгыз ди. Андый вакытта пешкән кеше үзе дә, янындагылар да югалып кала. Мондый очракта беренче эш итеп «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

Әби-бабайлардан килгән, пешкәннән файдалы тагын бер киңәш
Элек, халык медицинасы буенча, пешкән урынга җылы сидек ябарга кушканнар һәм ул чыннан да ярдәм иткән. Сидекнең җәрәхәтне тиз төзәтә, күзәнәкләрне яңадан торгыза торган үзлеге бар, аннан соң тәндә яра эзләре, җөйләр калмый. Марляны сидеккә чылатып, пешкән урынга япкач, аңа кибәргә ирек бирмәскә, гел чылатып торырга кирәк.

Нәрсә эшләргә ярамый?

Өскә кигән киемне салырга тырышмаска, чөнки ул тирегә ябышкан була. Киемгә бары тик салкын су сирпергә кирәк. Табиблар тирегә зыян китерми генә киемне үзләре кисеп ала.

Тәндә барлыкка килгән куыкларны теләсә ничек тишәргә, кул белән кагылырга ярамый. беренчедән, инфекция керергә мөмкин. икенчедән, җөй, яра эзе калуы ихтимал. Куыкны зарарсызландырылган энә белән сак кына яныннан тишәргә (куык уртасына энә кадарга ярамый) кирәк. куык эчендәге сыеклык чыккач, пешкән урын тизрәк төзәлә. Яра урынын тишәр алдыннан да, тишкәч тә, зарарсызландыра торган мазь яки гель белән майларга онытмаска кирәк.

Фото: moscowuniversityclub.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading