Яссы табанлы артсыз аяк киеме, «вьетнамка», уггиларны киюнең дә үз кагыйдәсе бар. Беренче икесе бассейн, пляж, аквапарк, мунчага гына киелә. Ун минуттан артык кияргә ярамый. Артсыз аяк киемен кигәндә шуып китмәсен өчен, кеше бармакларын җиңелчә бөкли. Шул рәвешле аяк табаны мускулларына көч килә.
Сандали, ачык аяк киеме каешлары үкчәне, аяк очын тыгыз итеп тотып торганын сайлагыз. Уггиның да аяк табаны бөгелә торган һәм йомшак булсын, аңарда аяк тегендә-монда «йөрмәсен».
Комментарийлар