16+

Кайсы отышлы: физик затлардан салым 13 процент алынса, үзмәшгульләрдән – 6 процент кына

Үзмәшгульләрнең тикшерү-күзәтчелек органнары вәкилләре белән очрашулары традициягә әверелде. Аның чираттагысы кичә узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар эшчәнлек төрләре буенча биш төркемгә бүленеп эшләде. Алар, үзара фикер алышып, сорауларына җаваплар алды, үз идея-тәкъдимнәрен җиткерде.

Кайсы отышлы: физик затлардан салым 13 процент алынса, үзмәшгульләрдән – 6 процент кына

Үзмәшгульләрнең тикшерү-күзәтчелек органнары вәкилләре белән очрашулары традициягә әверелде. Аның чираттагысы кичә узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар эшчәнлек төрләре буенча биш төркемгә бүленеп эшләде. Алар, үзара фикер алышып, сорауларына җаваплар алды, үз идея-тәкъдимнәрен җиткерде.

Тәкъдимнәр күп

Иттән ярымфабрикатлар эшләп сатучы Алмаз Хафизов үзмәшгульләр өчен коворкинг оештыру, ягъни аларга эшләр өчен аерым бина булдыру идеясе белән чыкты. Аның сүзләренчә, бинаны арендага алып була, әмма аның бәясе югары. Үзмәшгульләр өчен түләргә арзан булган бина булдырганда әйбәт булыр иде, ди ул. Икенче үзмәшгуль исә «Ворлдскиллс»тан калган җиһазлар белән коворкинг булдыру фикерен җиткерде.
Тумышы белән Дагыстаннан булган Наида Алиева кавказ ярымфабрикатлары җитештерә. Ул элек сәүдә өлкәсендә эшләгән. Сәламәтлегенә зыян килгәннән соң, өйдә генә эшли. Җәй көне үз халкының милли ризыкларын әзерләп сата башлаган.

– Өйдә әзерләгәч, продуктларга серификат эшләү, аны стандартлаштыру проблемасы туа. Канун буенча аны әлегә үзмәшгульләргә бирә алмыйлар. Мин шул мәсьәләнең тизрәк хәл ителүен көтәм, – ди ул.
Аныңча, бу мәсьәләгә ачыклык керткәндә, продуктны зуррак күләмдә эшләргә, юридик затлар белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин булыр иде.
Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова өй кондитерлары өчен аерым таләп­ләр эшләнүен, аны федераль үзәктә карауларын хәбәр итте.
– Кондитерларга булган таләпләрне без үзмәшгульләрнең үзләре, Роспотребнадзор вәкилләре белән бергә эшләдек. 2020 елга ул, һичшиксез, кабул ителергә тиеш. Татарстан аның никадәр мөһим булуын, әлеге төр эшчәнлекне көйләп торырга кирәклеген аңлый, – диде ул.

Үзмәшгульләр сафы ишәя

Татарстанда 33 меңгә якын кеше үзмәшгуль статусын алган. Бүген 10 мең үзмәшгуль салым түли, алардан бюджетка 51 млн сум акча килгән. Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Шацило очрашуда шуны хәбәр итте.

– 1 гыйнвардан Татарстан пилот проектында катнаша. Яңа салым режимын кертү Президент контролендә. Россия буенча 220 592 кеше үзмәшгуль булып теркәлде. Татарстанда – 32 925 кеше. Аларның 3600е – республикага читтән килеп эшләүчеләр. Алар да үзмәшгуль була ала. Нәтиҗә бар, гыйнвар аенда нибары 461 кеше иде, – диде ул.
Иң күп үзмәшгульләр булып таксистлар, кондитерлар теркәлгән. Кайсы өлкәдән күпме кеше теркәлүен белеп бетереп булмый икән. «Минем салым» мобиль кушымтасында теркәлгәндә, кайсы төр эшчәнлек алып баруың турындагы графаны тутыру мәҗбүри түгел ди. Әмма алар арасында ике дрессировкалаучы барлыгын да беләбез, диде Галина Шацило.
Яңа салым режимы кертелгәннән соң, шәхси эшмәкәрләр дә үзмәшгуль булып күчеп бетәр дигән шик бар иде. Галина Шацило исә аларның 15 проценты гына күчүен әйтте.
Венера Камалова сүзләренчә, экскурсоводлар белән эшләү авыррак.
– Аларның күбесе пенсионерлар, үзмәшгуль булып теркәлгәч, пенсияләре индексацияләнмәс дип куркалар. Бу борчылу – урынсыз, андый нәрсә булмаячак, – ди ул.

Үзмәшгуль булу отышлырак

«Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммер­ция­ле булмаган оешма җитәкчесе Лиана Пахарева үз-үзләренә эшләүчеләрнең үзмәшгуль буларак теркәлергә теләмәүләренең сәбәбен мәгъ­лүмат җитмәүдән күрә.
– Аңлатып, сөйләп күрсәткәч, аларның курку-шикләре югала. Мин аларга үз тәҗрибәмне сөйлим. Элек юридик затлар белән хезмәттәшлек итә алмый идем, заказ бар, әмма мин аларга чек бирә алмыйм. Аннары легаль рәвештә эшләгәч, сиңа ышаныч та зуррак, эшмәкәр итеп карыйлар. Нинди генә банк, оешмага барсаң да, үзеңнең керемеңне күрсәтә аласың. Элек миндә акча бар иде, ә менә шуны керемем итеп документ белән раслый алмый идем, – ди Лиана.

Маркетолог Диләрә Фәтхуллина да шул ук сүзләрне кабатлый. Үз эшемне булдыргач та, шәхси эшмәкәр булу турында уйладым. Бизнес-планны эшләгәч, аның үзем өчен отышлы вариант булмавын аңладым. Шунда үзмәшгульләр турында сөйләргә керештеләр. Салымнар буенча белгеч булган танышым миңа аның отышлы булуын әйтте дә теркәлдем. 6 процент салым ул әллә ни зур сумма түгел, – ди ул.
Маркетолог-консультант Галина Чубатова да, үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң, тынычлап эшлим, клиентларым алдында да уңайсызланмыйм, ди.

Үзмәшгульне эшкә алу да отышлы

Очрашуга үзмәшгульләрне эшкә алу тәртибе белән кызыксынучылар да килгән иде. Казандагы бер фитнес-клуб белән идарә итүче Динар Кәлимуллин сүзләренчә, аларга, эш сорап, 10-15 үзмәшгуль килгән. Мин монда үзмәшгульләрне эшкә алу тәртибе, күпме салым түлисе, күпме керемне күрсәтергә тиешлегебезне белергә килдем, ди ул.
«Roza Consult» консалтинг компаниясе директоры Роза Ямилева, оешма, предприя­тие җитәкчеләренә үзмәшгульләрне эшкә алу отышлырак, дип белдерә. Аларга, үзмәшгульләрне эшкә алу тәртибе турында мәгълүмат алу өчен, төрле компания җитәкчеләре мөрәҗәгать итә.

– Алар өчен иң отышлы вариант ул. Физик затлардан салым 13 процент алынса, үзмәшгульләрдән – 6 процент кына. Аннары алар өчен хисап та бирергә кирәкми, – ди белгеч.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading