16+

Кайсы продуктның никадәр сакланганын беләсезме?

Бал бозылмый, кыз картаймый, дияргә яратабыз. Балына килгәндә, чынлап та шулай. Пыяла савытта, капкачы яхшылап ябылган булса, караңгы урында сакланса, ун ел да тора ала. Әмма ул шикәрләнә.

Кайсы продуктның никадәр сакланганын беләсезме?

Бал бозылмый, кыз картаймый, дияргә яратабыз. Балына килгәндә, чынлап та шулай. Пыяла савытта, капкачы яхшылап ябылган булса, караңгы урында сакланса, ун ел да тора ала. Әмма ул шикәрләнә.

Кузаклылар, аерым алганда, фасоль, нут, ясмык, борчак берничә ел саклана, чөнки аларда дым аз, шикәре дә оешкан. Шуңа да эчендә бактерияләр үрчеми. Салкынча, коры урында саклаганда, берничә ел тора ала. Дымлы җирдә ярты ел эчендә бозыла.

Аш серкәсен шулай ук берничә ел куллана аласыз. Ә менә дөге, шәраб серкәсе һәм башка төрләре озак торып, утыра һәм төсе үзгәрә. Әмма тәмендә сизелмәячәк.

Чәйнең пакеттагысы һәм вакланганын – 1,5 ел, ә эре яфраклысын 2 елга кадәр кулланырга була.
Тозның яраклылык вакыты шулай ук берничә ел.

Көрән дөге ярты ел гына саклана. Ак дөге дистә ел да тора.

Һәр шәрабның үз яраклылык вакыты. Гадәттә, шешәдәге шәраб һәм аракы ике ел саклана.

Үсемлек мае ике ел саклансын дисәгез, пыяла савытка бушатыгыз һәм караңгы салкынча урында тотыгыз. Майга бер-ике чеметем тоз сибәргә була. Ә менә җитен мае тиз бозыла.

Макаронга берәр өстәмә кушылмаган булса, ул ун ел да тора ала. Тик аны коры урында сакларга кирәк була. Әгәр дә макароныгыз төсле икән, ярты ел эчендә ашап бетерегез.

Сыер маен кайнатып, пыяла яки керамик савытка салып куйсаң (сары май була инде ул), тәмен үзгәртмичә, ярты ел саклана.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading