16+

«Кайтып җитә алмадык...»

Туристлык сәфәреннән, гадәттә, гомергә җитәрлек истәлекләр алып кайтабыз. Кызганыч, кайберәүләрдән өйләренә-гаиләләренә кайгылы хәбәр генә килеп ирешә.

Туристлык сәфәреннән, гадәттә, гомергә җитәрлек истәлекләр алып кайтабыз. Кызганыч, кайберәүләрдән өйләренә-гаиләләренә кайгылы хәбәр генә килеп ирешә.

Ч аллы шәһәреннән бер төркем ерак Мисырга да түгел, ә үзебезнең кардәш-күршеләребез булган Башкортстанга туристлык сәфәренә барган. Алар да күңелләре тулы истәлекләр белән 14 июль кичендә кайтыр юлга чыкканнар. Ләкин Башкортстанның Архангельск районында автобус ауган. Салонда 39 пассажир булган. Авариядә алты кешенең гомере өзелгән, 21 кеше сырхауханәгә озатылган.
Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистр­лыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстан җирендәге авариядә зыян күргән биш кеше Чаллыдагы сырхауханәгә күчерелә, ә ике кеше Уфа сырхауханәсендә кала, аларның хәле авыр.

Чаллы шәһәр башкарма комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авариядә һәлак булганнарның барысы да «Лидер-Транс» транспорт-экспедиция компаниясендә эшләгән. Алар коллектив белән туристлык сәфәрендә катнашкан. Чаллы шәһәр башкарма комитеты авариядә үлгәннәрнең мәетләрен алып кайтуны үз өстенә алган. Автобус пассажирлары иминиятләштерелгән булган. «Альтекс» компаниясе дә зыян күргән пассажирларга компенсация түләргә ышандырган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты.

«Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерен өзде. Зыян күрүчеләр бар, алар арасында балалар да бар. Аларның тизрәк терелүләрен телим! Һәлак булучыларның гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз», – дип язды Рөстәм Миңнеханов.
Чаллы шәһәр хакимияте дә авариядә якыннары һәм туганнары һәлак булганнарның кайгысын уртаклаша. Чаллы мэры Наил Мәһдиев матбугат конференциясендә әйткәнчә, Башкортстанга елгада йөзәргә барган туристларның барысы да «Лидер-Транс» компаниясеннән. Авария китереп чыгарырдай юл шартлары булмаган, дөрес, яңгыр яуган. Шушы автобус авариясендә «Лидер-Транс» компаниясе генераль директоры Михаил Устюжанинның да әнисенең гомере өзелгән.

Чаллы авария корбаннары белән хушлаша, кичә мәетләрне шәһәр моргыннан туганнарына тапшыру булды. Авыр югалту хәсрәте кичерүче кешеләргә Ходай сабырлык бирсен.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading