16+

Каз бәпкәсен туфракка күмеп сакладык

Ял көннәренә кунакка кайткан оныклар сарайдан казның йомырка басып чыгара торган кәрҗинен табып чыгарганнар. Бу нәрсә, ни өчен монда салам тутырып куйдың, бу нинди каурыйлар дип, өчесе өч яктан сорау яудыра. Ә мин шунда хатирәләргә биреләм.

Каз бәпкәсен туфракка күмеп сакладык

Ял көннәренә кунакка кайткан оныклар сарайдан казның йомырка басып чыгара торган кәрҗинен табып чыгарганнар. Бу нәрсә, ни өчен монда салам тутырып куйдың, бу нинди каурыйлар дип, өчесе өч яктан сорау яудыра. Ә мин шунда хатирәләргә биреләм.

Миңа да шул алты яшьләр тирәсе булгандыр. Үземнән ике яшькә кечкенә энем белән мине әни каз бәпкәләрен сакларга калдырды. Бакча артында гына елга бар. Ул вакытта планшет та, телевизор да юк. Көненә әллә ничә тапкыр су кереп кайтабыз. Соңыннан: «Бүген кем күпме тапкыр йөзәргә барды?» – дип бәхәсләшеп алабыз. Чоры шундый, һәр өйдә биш-алты бала-чага. Тезелешеп, су керергә баралар. Безнең дә барасы килә. Нишләргә? Шунда энем белән минем башка шәп кенә идея килде. Туфракны кул белән казыдык та бәпкәләрне, башларын чыгарып калдырып, күмеп куйдык. Без әйләнеп кайтканчы торып торсыннар, янәсе. Без кайтышка алар үлеп беткән иде инде, каргалар чукыган. Шунда әнинең күз яшьләре белән елаганы әле дә күз алдымда тора. Бер казны әллә ничә өлешкә бүлеп, атна буена шуңардан аш пешерәләр иде. Ничә айлык ит запасы булган бит ул безнең өчен.

Аларын хәзер генә уйлыйм инде. Шөкер, хәзер казны бөтен килеш газ миченә тыгып кына пешерәбез. Аның каравы, тормыш авыр дип зарланган булабыз. Әни әтинең кесәсенә, эшкә чыгып киткәндә, ике йомырка пешереп сала иде. Ул аның төшке ашы булгандыр инде. Минем дә ашыйсы килә, иртән-иртүк торып, әти белән чәй эчәм, шунда бер йомырканы әти миңа биреп калдыра. Шул йомырка өчен генә торып утырганымны аңлагандыр инде ул...

Оныкларга, казның бәпкә чыгара торган кәрҗине, дип әйтимме икән дип уйга калдым. Узган елны иртүк торуга ук, юынмаган-ашамаган да килеш, тавык йомыркалары карарга чыгулары, басарга утырган тавыкны пырылдатып очырып йомырка эзләүләре, миннән алда чыгып җыеп, сугыша-сугыша бүлешкәннәре, аларны, чеби чыгарабыз дип, иске бүрекләргә тыгып куйганнары, берсенең йомырка пешергәндә шуны алып кереп салган булып, соңыннан аны ашап агуланганын яхшы хәтерлим ләбаса...

Гөлфирә Хисмәтуллина, Кама Тамагы.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ребята ! кто то может прочитать этот язык ?

    Мөһим

    loading