16+

«Каз каныннан аш пешерә идек»

Татарстанда 24 меңнән артык тыл ветераны яши. Алар да Җиңүне якынайту өчен бар көчләрен куйган, аеруча хатын-кызларга, сугыш елында туган балаларга җиңел булмаган. «Кулга мылтык кына тотмадык инде», – ди Фәүзия апа Гатауллина да, яшь аралаш.

«Каз каныннан аш пешерә идек»

Татарстанда 24 меңнән артык тыл ветераны яши. Алар да Җиңүне якынайту өчен бар көчләрен куйган, аеруча хатын-кызларга, сугыш елында туган балаларга җиңел булмаган. «Кулга мылтык кына тотмадык инде», – ди Фәүзия апа Гатауллина да, яшь аралаш.

«Көненә 20 каз йолкырга тиеш идек»


Фәүзия апага быел 92 яшь тула. Сөбханалла, оекбашларын да бәйли әле ул, намазын калдырганы юк, гел хәрәкәттә булырга тырыша. «Шәһри Казан»ның тугры укучысы. Хәтеренә күз тимәсен. Барысын да кичә булган кебек сөйли.


 Фәүзия апа тумышы белән Тәтеш ягыннан. Сугыш башланганда, 13 яшь булган аңа. Абыйсын, әтисен сугышка алалар. Олы яшьтә булганга, бер айдан соң әтисен кире кайтаралар. Кызның сугыш михнәтләрен кичерүе әнисенә ияреп окоп казырга баруыннан башлангандыр. 14 яшеннән ул Тәтеш кошчылык комбинатына эшкә урнаша. Үсмер дип тормыйлар, 1944 елда олылар белән беррәттән урман кисәргә дә җибәрәләр аны.


– Ике метрлы агачны кул пиласы белән кисеп аудара идек. Аннары балта белән ботакларын чабабыз. Арбаларга төяп, юл кырыена алып чыгабыз. Үгез, сыерлар җигә идек. Бер ябык атыбыз бар иде. Анысы да күтәрәмгә калып егылып үлде, – дип сөйли Фәүзия апа.


Кошчылык комбинатына керә торган ишек төбендәге «Мать-Родина зовет, Все для фронта»  дигән плакат әле дә күз алдында аның.
– Һәр кешегә норма буенча көненә 20 каз эшкәртергә кирәк иде. Без – үсмерләр, баштарак аның кадәр казны йолкып та өлгертә алмый идек инде. Иртәнге сәгать 5тә эштә булабыз. Норма тулмыйча, цехтан чыгу юк. Йонын – аерым, мамыгын аерым җыярга кушалар. Казның эчен алып, канатларын каерып бәйләргә кирәк. Аннары гына складка җибәрәбез. Суыткыч өчен боз катырабыз. Коедан су ташыйбыз. Ул чакта суыклар 50 градуска кадәр җитә иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

«Бәрәңгене корты белән бергә пешердек»


 Шөкер, нинди авыр елларда да үләксә ашамадык, ди ул.
– Әни кычыткан ашы пешерә иде. Шул куе яшел шулпаны файдалы дип, бер кружка эчерткәне хәтердә. Кычытканын токмач урынына ашый идек. Яшел бәпкә үләнен йолкып ашаганнар да онытылмый. Мин кошчылык комбинатында эшләгәч, бик сирәк кенә каз каны эләгә иде. Гадәттә, казны суйганнан соң канын агызалар. Ул улактагы мичкәләргә тула да, ливерный кан колбасасы ясар өчен, аны казылык комбинатына озаталар. Бик дефицит иде ул кан. Без исә аның бер өлешен ашка салып пешерә идек. Ул бавыр кебек куерып китә. Бик тәмле була, – ди Фәүзия апа.

Кырдан бәрәңге җыеп ашаганнары да истә.
– Бервакыт әни күрше Сафура апаның бәрәңгедән юка пешергәнен карап торган. Баксаң, Сафура апа бәрәңгене ак кортлары белән бергә пешерә икән. «Син ул кортларны алма, чиста ит ул, туклыклырак була», – дигән әнигә. Шуннан  соң без дә бәрәңгене корты белән пешерә башладык, – дип искә ала тыл ветераны.
1955 елны Фәүзия апа Госман абыйга кияүгә чыга, Яшел Үзән райо­нының Норлат авылына килен булып төшә. Монда ул озак еллар кибетче булып эшли.  
Фәүзия апаның бүген дүрт кызы, кияүләре, җиде оныгы, 13 оныкчыгы бар. Кызы Илсияр апа тәрбиясендә яши. «Аллаһы Тәгалә сугышлардан сакласын. Илләребез имин булсын иде»
, – ди Фәүзия апа Гатауллина.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading