16+

«Казан белән Кырым татарлары – бер үк милләт, фәкать бүленгәнбез генә»

Мәскәүдә 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы оешуы һәм Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына кушылуы турында Килешү имзаланды.

«Казан белән Кырым татарлары – бер үк милләт, фәкать бүленгәнбез генә»

Мәскәүдә 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы оешуы һәм Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына кушылуы турында Килешү имзаланды.

Шушы тарихи адымга этәргеч биргән вакыйгаларны янә хәтер күзлегеннән үткәрик әле. Украинада 2013 елда хакимият өчен үзара көрәш башлангач, Кырым халкының бер өлеше – Россиягә кушылу, ә икенче бер өлеше Украина составында калу фикеренә килә. 2014 елның 16 мартында үткәрелгән референдумда кырымлыларның зур күпчелеге Россия составына кушылу өчен тавыш бирә.

Украинаның бүгенге җитәкчелеге Россия Кырым Автономияле Республикасын «басып алды» дип саный, референдум нәтиҗәсен танымый. Ләкин бу инде поездга соңга калган пассажирның билет болгап чәбәләнүен генә хәтерләтә.

Тарихи дәлилләр

Кырым бер заманда да чын мәгънәсендә Украина җире булмаган. Үзенең гыйбрәтле елъязмасында Кырым ярымутравы Рим, Византия, Алтын Урда, Госманлы (Төркия) империясе җире булып торган, тик Украинаныкы түгел. 1768-1774 еллардагы рус-төрек сугышында рус армиясе Кырымны (Таврида) яулап ала. 1774 елның 10 (21) июлендәге Көчек-Кайнарджи тынычлык килешүе (Кучук-Кайнарджжийский договор) нигезендә Кырым Госманлы империясеннән Россия составына күчерелә. 1784 елда Севастополь кирмәне (крепость) төзелә. Таврида губернасы нигезендә 1921 елда РСФСР составында Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущев тәкъдимендә СССР Верховный Советы президиумы Кырымны Украина Совет Социалистик Республикасы составына күчерә. Украина җитәкчелеге шушы фактны «документ» итеп селки. Әмма тарих үз юлы белән бара: Кырым 2014 елның 16 мартындагы референдумда кабат үз иленә – Россиягә кайтты.

Татарстан теләктәшлеге

Кырым Республикасы Дәүләт Советы 2014 елның 11 апрелендә үзенең яңа Конституциясен кабул итә. Әлеге Төп законны әзерләүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы да булышлык күрсәткән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, Министрлар Кабинеты 2014 елның 20 июнендә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында Кырым фәнни үзәге оештыру турында карар чыгара.

– Фәнни үзәкнең максаты – Кырым татарларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, халыкка җиткерү. Кырымда фәнни үзәкнең филиалы булдырылды, анда тугыз галим Татарстан хисабына эшли, Татарстан хисабына фәнни китаплар чыгарыла, – диде Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов.

Фәнни үзәк биш ел эчендә Кырым татарларының тарихы һәм мәдәни һәйкәлләренең 3 томын, мәгърифәтче Исмаил Гаспралы әсәрләренең 2 томын чыгарырга өлгергән инде.
– Украина хөкүмәте тарафыннан Кырым татарлары тарихына һәм мәдәниятенә мондый игътибар булмаган. Кырым татарлары һәр том-китапны җанланып, олы бүләк сыйфатында кабул итә. Кырым татарлары тарихы 5 томнан торачак, эзләнү-өйрәнү эшләре дәвам итә, – диде Радик әфәнде.
Казанда, шулай ук Севастополь, Бакчасарай, Алушта шәһәрләрендә Кырым татарлары тарихына багышланган биш халыкара һәм Бөтенроссия конференциясе үткәрелгән.
– Кырым татарлары, безгә конференциягә килгәч, Казанның төзеклегенә, матурлыгына, халыкның тормыш-көнкүрешенә сокланалар. «Без дә татарлар бит. Россия Федерациясендә Татарстан – алдынгы республикаларның берсе. Кырым да, рәхәтләнеп, Татарстан дәрәҗәсенә күтәрелә ала», – дип аңлатабыз аларга, – ди Радик Салихов.

Без – бер тамырдан

Фәнни үзәк Кырым татарлары теле турында китап әзерли башлаган.
– Казан белән Кырым татарлары – бер үк милләт, фәкать бүленгәнбез генә. Кырым татарлары теленә көньяк халыклары телләре күбрәк йогынты ясаган. Татарстанда да әле кайбер районнар татарлары җирле диалект сүзләр кушып сөйләшә башласа, аңламыйчарак торасың. Казан белән Кырым татарларының тел төзелеше бер үк, без – бер тамырдан. Фәнни юнәлештә хезмәттәшлек бара. Мәдәният, туристлык өлкәсендәге һәм шулай ук Татарстандагы татарлар белән Кырымдагы татарларның үзара шәхси аралашуын тагын да җанландырасы иде, – дигән теләктә калды галим Радик Салихов.


Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading