16+

Казан Дзюбаны чишендерде

Кичә Казанда Россия чемпионатының 3 тур матчы кысаларында “Рубин” - “Зенит” клублары очрашты.

Кичә Казанда Россия чемпионатының 3 тур матчы кысаларында “Рубин” - “Зенит” клублары очрашты.

Казанлылар 20 минут дәвамында тулы составта уйнасалар да, төньяк башкала кунакларына 0:1 исәбе белән оттырды. “Зенит” уенчысы Далер Кузяев 7 минут эчендә 2 сары карточка алып, уеннан азат ителгән иде. 78нче минутта бердәнбер тупны Артем Дзюба ярдәме белән Александр Ерохин кертте. Калган вакытта казанлылар исәпне тигезләргә тырышты, ләкин булдыра алмады.

Нәтиҗәдә, өч матчны җиңү белән тәмамлаган “Зенит” турнир таблицасында 9 балл җыеп беренчелеккә чыкты. 4 балл җыйган “Рубин” 8нче урында бара.
18 август көнне “Рубин” Грозныйның “Ахмат” клубы белән очрашачак.

Сүз уңаеннан, Казан тамашачысы Артем Дзюбаны танылган Мессидан да җылырак каршы алды. Футболчы да тамашачы игътибарын үз итте бугай. Җанатарларына футболка, кепкаларына кадәр салып бирде.     
 
«Рубин» (Казань) – «Зенит» (Санкт-Петербург) – 0:1 (0:0)
13 август. «Казань Арена». 23840 тамашачы
0:1 – Ерохин, 78
«Рубин»: Джанаев, Чико, Навас, Сорокин, Камболов, Могилевец, Байрамян, Коновалов, Кудряшов (Устинов, 45), Бухаров (Шекари, 46), Азмун.
«Зенит»: Лунев, Мевля, Иванович, Смольников, Набиуллин, Кузяев, Нобоа, Шатов (Ерохин, 46), Паредес, Мак (Анюков, 86), Дзюба (Заболотный, 83).
Кисәтүләр: Кудряшов (43), Мевля (54), Кузяев (64), Коновалов (73)
Уеннан алу: Кузяев (72).

Динар Хәмидуллин

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading