16+

«Казан-Экспо»га билетсыз да алып барачаклар (WorldSkills программасы, транспорт йөреше турында)

Казанда 22-27 ­августта һөнәр осталыгына WorldSkills стандартлары буенча 45нче Дөнья чем­пионаты уза.

«Казан-Экспо»га билетсыз да алып барачаклар (WorldSkills программасы, транспорт йөреше турында)

Казанда 22-27 ­августта һөнәр осталыгына WorldSkills стандартлары буенча 45нче Дөнья чем­пионаты уза.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров таныштырганча, Чемпионатта 63 илдән 1360 конкурсант катнаша. Аларның 56 төрдәге бәйгесен 1294 эксперт бәяли. WorldSkillsInternational секретариаты вәкилләре һәм командалар Казанга килә башлады инде.

Яшәү урыны

Чемпионатта катнашучылар Универсиада авылына урнаштырыла. Ул вакытлыча «Ворлдскиллс авылы» исемен йөртә. Тамашачылар башкала кунакханәләрендә һәм хостелларында яши. Казанның 228 кунакханәсе һәм хостелы тикшерү узган – алар Чемпионат җанатарларын кабул итәргә әзер.

Туклану

«Казан-Экспо» үзәгенең төп рестораны көн саен 5,5 мең кешене тук­ландырырга сәләтле. Анда 630 пешекче һәм волонтер хезмәт күрсәтә. Туклану «швед өстәле» тәртибендә, ягъни күңелеңә хуш ризыкларны үзең сайлап аласың. Меню Европа, Азия халык­лары һәм татар милли аш-суларыннан гыйбарәт. Ресторанның бер өлеше хәләл туклануга көйләнгән.
Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар өчен махсус белешмә-юллама чыгарылган. Анда шәһәрнең җәмәгать туклануы биналары адреслары күрсәтелгән.

Чемпионатны кайда карарга?

«Ворлдскиллс» бәйгесе 23-26 августларда «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә барачак. Теләге булган һәр кеше бәйгеләрне тамаша кыла ала,  «Казан-Экспо»га керү өчен билет кирәкми. Ләкин 12 яшькә кадәрге балалар өлкәннәр озатуында гына кертелә. Бушлай ­чакыру билеты алу өчен worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлү зарур. Монысы да катлаулы мәсьәлә түгел, теркәлмәгән булсаң, керү кәгазен «Казан-Экспо» үзәге капка төбендәге чатыр-палаткадан аласың. Анда волонтерлар ярдәм итәчәк.

«Казан-Экспо»га ничек барырга?

Чемпионат көннәрендә Казан белән «Казан-Экспо» үзәге арасында махсус автобуслар хезмәт күрсәтә. Алар Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» сәүдә үзәге машиналар куеп тору мәйданыннан, «Имәнлек» («Дубравная») ­метро станциясе яныннан һәм МЕГА-­ИКЕА сәүдә үзәге машиналар куеп тору мәйданыннан кузгала.

Әлеге автобуслар өчен билет кирәк була. Автобусларның хәрәкәт расписаниесе Казан мэриясе сайтында күрсәтеләчәк. Шулай ук ­шаттл автобуслары да йөри, алары – бушлай.
«Казан-1» тимер юл вокзалыннан «Казан-Экспо»га электричкада 20 минут эчендә барып җитеп була. Электричкага билет бәясе – 40 сум. Әлбәттә, шәхси транспортта да барырга мөмкин.

Чемпионат талисманы

Казанның үзәгендә Меңьеллык мәйданында «Ворлдскиллс» талисманнары – Алмаз белән Алтын сыннары урнаштырылган. Биредә фоторәсемгә төшү өчен бик истәлекле. Алмаз белән Алтын чәчәк-сыннары ­ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы корылмалары исемлегенә кертелгән Казан Кремле хозурында.

Мәдәни программа

Чемпионатның мәдәни программасындагы иң колачлы чаралар – «Казан Арена» стадионында 22 августта – ачу һәм 27 августта ябу тантаналары. Программаны продюсер Игорь Крутой белән режиссер Алексей Сеченов әзерли. Ачу тантанасында Елка, Александр Панайотов, Ян Гэ чыгыш ясый, бердәнбер робот-андроид София дә була.

Горки-Әмәт урман паркында Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарын зур экраннан карап булачак. Бу чараларны федераль каналларның берсеннән күрсәтү мәсьәләсендә сөйләшүләр бара. Чемпионатның ачу һәм ябу тантаналарына билетлар worldskills2019.com/ru сайтында, шулай ук «Казан Арена» стадионындагы кассаларда сатыла. Билет бәяләре – 300-1500 сум.
«Казан» гаилә үзәге каршындагы скверда 23-25 августта «Тәмле Казан» гастро­номия фестивале эшли. Чемпио­нат көннәрендә Кабан күле буенда һәм Бауман урамында татар артистлары, фольк­лор коллективлары концертлар куя.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading