16+

«Казан - Идел буе башкаласы» 

Казан дәүләт мәдәният институтының нигез салынуына 50 еллыгы уңаеннан, 16-18 октябрьдә саммит уздырылган иде. 

«Казан - Идел буе башкаласы» 

Казан дәүләт мәдәният институтының нигез салынуына 50 еллыгы уңаеннан, 16-18 октябрьдә саммит уздырылган иде. 

Чараның нәтиҗәләр ясау көнендә Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко билгеләп үткәнчә, катнашучылар Казанны Идел буе башкаласына саныйлар икән. 

«Саммитның Казанда узуы символик мәгънәгә ия. Чөнки биредә чыгыш ясаган башка төбәкләрнең һәр вәкиле бүген бераз татар булырга теләде. Нәкъ менә биредә милләтара татулык, Кече Ватан культуралары өлкәсендә компетенцияләр тупланган (һәм шул ук вакытта барыбыз да – Бөек Ватан вәкилләре икәнен онытмый». 
Саммитта катнашучылар мәдәният өлкәсенә гомуми юнәлеш бирә торган резолюция кабул иттеләр, дип өстәде министр урынбасары.

«Без бүген йомгаклау утырышында төбәкләрнең төрле булуына инандык, ләкин аларның проблемалары охшаш. Адар арасында кадрлар белән тәэмин итү проблемасы, мәдәният өлкәсендә белем бирүнең яшьләр өчен кызыклы булуы, яшьләргә укырга киткән регионнарга кайту өчен кирәкле шартлар тудыру мәсьәләсе борчый», – дип санап үтте Овсиенко.

Сүз уңаеннан, саммитта Россия, Финляндия, Әзербайҗан, Төркия, Эстония, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Перу һәм Казахстаннан фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашкан. Саммитта катнашучылар һәм кунаклар практик мәйданчыкларны, кино күрсәтү һәм мастер-классларны карый, Идел буе халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алдылар.

Рәфидә Галимҗанова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading