16+

Казан кичләре» кызык, ихлас, интерактив

Салават буранны җиңә алмаган, Мирзаяновлар туйга әзерләнә, Зөфәр Хәйретдинов, бүген җырларның 90 проценты җыртык, ди.

Казан кичләре» кызык, ихлас, интерактив

Салават буранны җиңә алмаган, Мирзаяновлар туйга әзерләнә, Зөфәр Хәйретдинов, бүген җырларның 90 проценты җыртык, ди.

Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында узган «Казан кичләре» интерактив тамашасында халык үзен кызыксындырган сорауларын җырчыларга бирә алды, концерт гадәти булмаган форматта узды.

Тамашачы яратып өлгергән «Казан кичләре» тамашасы күренми башлаганга бер елдан артык вакыт узган иде һәм менә ул кабат сәхнәдә, эфирда. Алып баручыларның концерт башында ук без белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр әйтүе дә очраклы түгел. Әлеге проект ««BEZ» («Без») телеканалы коллективы тарафыннан тормышка ашырыла.

Тамашачының күбесе бу концертны сагынырга да өлгергән. Тукай, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан килүчеләр дә бар. «Ачык микрофон» рубрикасында артистка бирәчәк сорауларын да әзерләп килгәннәр. Күбесе бу шоуны нәкъ менә җырчылар белән аралашу мөмкинлеге һәм юмор хисле булганы өчен дә үз итә. Программа Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтованың шаян җыры белән башланып китте. Алып баручы Фәнил Вакказов, тамашачы алар белән ниләр генә хакында сөйләшмәде: вакытның кадере, матурлык, Ләйсәннең операциядән соң хәле, ябыгу-тазару темасы да калмады. Вадим Захаров та бу теманы читләтмәде. «Винарис белән фотога төшүе үзе бер рәхәт инде, аның янында мин ябыграк күренәм», – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

Төрле милләт халыклары гөрләтте бу көнне филармония концертлар залын. Керәшен кызлары Марина Карпова белән Алинә Давыдова, Кырым татары Мәвилә Мөхтәримова, үзенчәлекле ВИА «Хитобои» төркеме дисеңме?
Концертта җырчылар турында күп кенә кызыклы фактлар, гаилә тормышындагы серләр, яңалыклар да ачылды. Мирзаяновлар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга көтелә, Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновларның декабрьдә туйлары булачак. Моңлы тавышлы, ихлас Зөлфирәгә, татар эстрадасында мәгъ­нәле шигырьләр сөйләп, концертларны югары дәрәҗәдә алып барган сирәк нәфис сүз осталарының берсе Алмазга бәхет телик.

Бәйрәмнәр дигәннән, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов та тиздән юбилеен билгеләп үтәчәк икән. Аңа – 60 яшь. 700дән артык җырын 100гә якын җырчы башкара. Иҗат кичәсендә аларның барысын да җырлатып бетереп булмас, юбилей концертын икегә бүлеп үткәрәсе булыр, ахры, дип тә искәртеп куйды ул. Җырларның сыйфатын яхшырту өчен бүген худсовет булдырырга кирәклеген дә әйтте. Үзе беренче мәлләрдә, худсовет үткәрсен өчен, кайбер җырларын Мансур Гыйльми псевдонимы астында бирер­гә мәҗбүр булган. «Җырның җыртыгы юк дисәләр дә, бүген җырларның 90 проценты ертык шул. Шуңа да дәрәҗәле белгечләрдән торган худсоветка ихтыяҗ бар», – ди ул.

Татар эстрадасының энҗе бөртеге, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова да килгән иде «Казан кичләре»нә. Кыз биш тел белә, киләчәктә казахча җырларга хыяллана икән. «Малай на белом барсе» дигәч, шунда ук быелгы җәйнең хитына әйләнгән җыр телгә килә. Югыйсә, аны башкаручы Кукмара кызы Лейна күптән җырлый икән, аның башка җырлары да җитәрлек, шул ук Зөфәр Хәйретдиновның моннан 20 еллар элек иҗат ителгән «Миләшләрем» җырын да заманча стильдә башкара ул. Тик нәкъ менә Татарстан турында язылган җыры белән танылды. Сүз уңаеннан, республиканың 1000 еллыгына тагын бер хит әзерлим, диде әле. Нинди җыр икәнен сер итеп калдырды. «Алдан сөйләшмим, барысын да эш белән күрсәтергә яратам», – диде кыз.

Концертның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булырга тиеш иде дә, кышның беренче көнендә нык кар яуганга, буранны җиңә алмаган булып чыкты. Уфадан кайтып җитә алмаган икән. Дөрес, «Казан кичләре»нең киләсе концертларына килергә вәгъдә биргән.
Бу юлы концертны Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов тәмамлады. Ул өр-яңа тапшыруга өр-яңа «Кышкы сандугач» дип исемләнгән җыр алып килгән иде.

...Җырчы Лилия Гыйматдинова башка эш тапкан, туйдан соң Зөлфирә Мирзаяновага әйләнерме, Рафил Җәләлиев кайчан хатынын бер-ике елга лаеклы ялга җибәрәчәк? Сорауга җавапларны ачып бетермим. Бу концерт программасын 31 декабрь көнне Яңа ел кичендә «Без» телеканалында үзегез дә карый алачаксыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading