16+

Казан көннән-көн матурая

Быел “Уңайлы шәһәр мохиты булдыру” илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында тагын 5 җәмәгатьчелек мохиты төзекләндерелә. Әлеге эшләр өчен 887 миллион сум билгеләнгән.

Казан көннән-көн матурая

Быел “Уңайлы шәһәр мохиты булдыру” илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында тагын 5 җәмәгатьчелек мохиты төзекләндерелә. Әлеге эшләр өчен 887 миллион сум билгеләнгән.

Башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае каршындагы паркны төзекләндерү бара. Биредә Ленинград блокадасын кичергән кешеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлгә, шулай ук һәлак булган сугышчылар монументына һәм Мәңгелек ут системасына реконструкция үткәрелгән инде.

Мәдәният сарае янындагы яшел зонада җәйге сәхнә оештырыла, паркка керү юлындагы сыннар яңартыла, өстәмә арт-корылмалар һәм афишалар урнаштырыла, агачлар утыртыла.

Җәй ахырына Авангард урамында 8 мең квадрат метр җирлектә төрле яшьләрдәге балалар өчен берничә мәйданчык барлыкка киләчәк. Монда зур булмаган памп-трек, күнегүләр мәйданчыгы, футбол-волейбол зонасы ясала. Җәйге сәхнә кыш көне Яңа ел чыршысы “тумбочкасы” ролен башкарачак.

Җәмәгатьчелек мохитләрендә узган ел башланган эшләр дә дәвам иттерелә. Мәсәлән, Юдино бистәсендә Тимерюлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйдан төзекләндерелә. Халык соравы нигезендә фонтан кабаттан торгызыла, яшелләндерү башкарыла, балалар уен зонасы барлыкка китерелә. Беррәттән янәшәдәге тукталыш павильоны, инженерлык челтәрләре, җәяүлеләр сукмаклары, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, автомат сусиптергеч төзекләндерелә.

Түбән Кабан күле яр буйларын төзекләндерүнең икенче чираты гамәлгә ашырыла. Камал театрыннан Мәрҗани һәйкәленә кадәрге аралыкта төзекләндерү эшләре тәмамланды. Сәлимҗанов урамы ягында тимер-бетон эшләр башкарыла, инженерлык челтәрләрен күчереп урнаштыру чаралары күрелә. Ике километр яшелләндерелгән яр буйлап фиточистарту корылмалары, амфитеатр, гамаклар, спорт мәйданчыклары, пикник-парк, велоюллар һәм велопарковкалар ясала.
Казанның иң борынгы паркларының берсе булган Черек күл (Черное озеро) паркын яңартуның өченче этабына керешелде. Бу җәйдә “Гашыйклар аркасы” (“Арка влюбленных”), коймалар, баскычлар, җәяүлеләр сукмаклары ремонтлана, өстәмә агачлар утыртыла. Биредә арт-корылмалар, нәфис яктырткычлар, видеокүзәтү камералары һәм тавыш хәбәре радиоаппаратлары куела. Черек күлнең төзекләндерелгән өлешләрендә, ягъни “Гашыйклар аркасы” тирәсендә ял итеп йөргән, эскәмияләрдә утырган кешеләр һәрвакыт күп. Биредә саф һава, тынычлык. Заманында шушы чокырлы урынга мунчалардан агып төшкән майлы-сасы сулар җыелып торганын күз алдына да китерүе кыен.

Татарстан башкаласында соңгы 9 елда 78 җәмәгатьчелек мохите яңартылды. Нәтиҗәдә парк зоналары 164 гектарга зурайды. Хәзер Казанда гомүм мәйданы 412 гектарны тәшкил иткән 144 ял урыны-парк бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading