16+

Казан Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләреннән калышмый

Мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр паркларының кышкы айларда да гөрләп торуын мактап телгә алды. Нәрсәсе белән җәлеп итә икән алар халыкны?

Казан Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләреннән калышмый

Мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр паркларының кышкы айларда да гөрләп торуын мактап телгә алды. Нәрсәсе белән җәлеп итә икән алар халыкны?

Соңгы җиде елда Казанда 35 парк һәм сквер төзекләндерелгән. Башкалада хәзер 140 парк һәм сквер исәпләнә, яшел мохит 367 гектарга җиткерелгән. 15 парк тип-тигез урында барлыкка китерелгән. Алар спорт мәйданчыклары, велосипед һәм чаңгы юллары, балалар уен мәйданчыклары, яктылык челтәре, шулай ук төрле архитектура сыннары белән җиһазландырылган, велосипед һәм чаңгы прокатлары эшли. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

Узган җәйдә генә дә Казандагы паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотылган.  Аның 282 миллион сумы – федераль, ә 481 сумы республика бюджетыннан бирелгән. Башкаладагы предприятиеләр белән оешмалар да, социаль җаваплылык күрсәтеп, паркларны төзекләндерүгә 300 миллион сумга якын акча күчергән.

– Аккош күле теземен төзекләндерүгә керешү – быелның иң колачлы проекты. Әлеге күлләрдә су өслеге 70 процентка кадәр кимегән иде инде. Сулыкларның төпләре тирәнәйтелеп, гидрояпма түшәлде. Күлләргә су кудыру башланды. Аккош күле теземендәге тәмам коргаксыган Зур һәм Светлое күлләренең дүрттән бер өлеше су белән тулды инде. Аккош күле теземе, яр буйлары белән берлектә, бүгенге сигез гектар күләменнән 36 гектарга кадәр киңәйтеләчәк,  –  диде Игорь Куляжев.

– Аккош күле теземендә эшлисе эшләр бик күп әле. Ләкин анда бу кышта ук чаңгы базасы эшли башлая­чак, – дип, мәгълүматны тулыландыр­ды мэр Илсур Метшин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы табигать һәйкәле булган Кабан күлен төзекләндерү эшләренең һаман башланып китә алмавын кискен тәнкыйть­ләгән иде. Ниһаять, «Turen­scape» Россия–Кытай оешмасы Кабан күлен төзекләндерүгә алынды. Игорь Куляжев сөйләгәнчә, Камал театры яныннан яр буйлап су өстендә җәяүлеләр сукмагы ясала. Бу сукмакны казыклар күтәреп торачак. Амфитеатр, күзәтү мәйданчыгы, велосипед юллары ясала, яр өстендәге җәяүлеләр юлы киңәйтелә, су үсемлекләренә зыян китерелми. Кабан күле буйларын төзекләндерү киләсе җәйдә дәвам итә.


«Крылья Советов» паркында төзекләндерү эшләре быел да туктамады. Узган җәйдә Ленин исемендәге мәдәният сараеның көнбатыш тарафындагы яшел зона тәртипкә китерелде, балалар уен мәйданчыгы ясалды. Хәзер паркның зур капкасындагы кече архитектура сыннарын яңарту эшләре бара.
Горки-Әмәт урман паркында быел төрле рәвештәге сикертмәләр тупланмасы (памп-трек) ясалды, ишегалды спорты (воркаут) өчен җиһазлар урнаштырылды, чаңгы юлы яктыртылды. Урман паркына керү капкалары янында машиналар куеп тору мәйданчыклары киңәйтелде.
Шулай ук, Сыртланова урамындагы яшел зона яңартылды, хәзер ул «Калейдоскоп» балалар паркы.

– Бүген бу парк гаҗәеп матурланды. Сәхнә, таганнар, кече архитектура сыннары куелды. Крепость-кирмән лабиринтка әверелдерелде. Парк проектын әзерләүдә җәмәгатьчелек бик актив катнашты. Биредә электән торган «торна» таган белән агач җәнлек сыннары, шәһәр халкының теләген исәпкә алып, саклап калдырылды, – диде Игорь Куляжев.

Җиңү паркының коймаларын яңарту эшләре бара. Урицкий исемендәге паркның чокырлы урынында амфитеатр корылды, экстрим-парк өлешен җиһазлау дәвам итә. Черек күл (Черное озеро) төзекләндерүнең беренче этабын узды. Биредә «күл» төбен ныгыту эшләре башкарылды. Су тутырылгач, ул кыш көннәрендә шугалак сыйфатында да файдаланылачак. Ленин бакчасындагы 1924 елда ачылган баскыч яңартыла.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Универсиада проспектын төзекләндерү эшләре дәвам итте. Узган җәйдә Универсиада авылыннан Оренбург трактына кадәрге өлешкә өч мең агач утыртылды, – диде Игорь Куляжев.
Мэр Илсур Метшин темага йомгак ясап, шәһәрне яшелләндерү эшләренең гаять мөһим бурыч булуын әйтте.

– Казан да Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән калышмый, яшеллеккә зур әһәмият бирә. Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә дә тырышалар. Район үзәкләрендә дә чәчәклекләр бик матур итеп эшләнә. Шәһәр җирлеген яшелләндерүдәге, чәчәкләр утыртудагы тырышлыклары өчен предприятиеләргә, «Горводзеленхоз»га, казанлыларга рәхмәт! – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы киләсе елда футбол стадионы яныннан башлап Сибгат Хәким урамына кадәр Казансу елгасы яр буе төзекләндереләчәген хәбәр итте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading