Хезмәт кешесенең хокукларын, эш шартларын, тормыш-көнкүрешен кайгыртуда профсоюзларның өлеше, тоткан урыны хакында без «Казан Органик синтез» беренчел профсоюз оешмасы рәисе Илшат Минһаҗев белән сөйләштек.
– Илшат Камилович, дөнья бер урында гына тормый, тормышыбызга көне-сәгате белән үзгәрешләр, яңалыклар керә тора. Күп кенә иҗтимагый оешмалар юкка чыкканда, профсоюз оешмалары яшәп калды. Бүген сез бу мәсьәләдә күпкырлы эшчәнлек алып барасыз. Алдыгызда торган бурыч һәм максатларыгыз белән газета укучыларыбызны да таныштырып китә алмассызмы икән?
– Чыннан да, «Казан Органик синтез» профсоюз оешмасы завод төзелгәндә үк оештырылган. Шәхсән үзем әлеге вазифага 2011 елның октябрендә алынган идем. Әлеге эштә безнең беренче бурычыбыз – хезмәт куркынычсызлыгын, эш һәм ял итү шартларын кайгырту, кешеләрнең социаль яктан иминлеген тәэмин итү. Шулай ук спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар уздыру, төрле акцияләрдә катнашу, яхшы хезмәт өчен кешеләрне бүләкләү, балаларның ялын оештыру, эшчеләргә медицина ярдәме күрсәтү – болар барысы да профсоюз ярдәме белән эшләнелә. Заводта 8500 кеше эшли, шуларның 95 проценты профсоюз әгъзасы булып тора. Без аларны нәрсә белән җәлеп итәбез соң? Беренчедән, оешмабызның ачыклыгы белән, чөнки башкарган барлык эшебез, тоткан акчаларыбыз өчен тулы җавап тотабыз. Икенчедән, һәр чарада актив катнашырга тырышабыз. Спорт ярышлары, сайлаулар, бәйрәмнәр, бәйгеләр, төрле форумнар – барысы да безнең катнашыбыз белән уза.
«Казан Органик синтез» җәмгыятенең җитәкчелеге белән бөтен сорауларны уртак хәл итәбез, аларның даими ярдәмен тоябыз. Бигрәк тә социаль өлкә идарәсе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, үтәгән бурычларыбыз да күбесенчә тәңгәл килә.
Җиде заводта да сайлап куелган профком рәисләре эшли. Һәр заводта җиде-ун цех исәпләнелә. Аларда тагын цех профсоюз оешмасы рәисләре, профсоюз төркемнәре җитәкчеләре бар. Алда санап узган эшләрдән тыш, безгә тагын нинди эш алып барырга туры килә? Беренчедән, мәгълүматны җиткерү. Һәр атнаның дүшәмбесендә семинар уздырабыз. Анда атна дәвамында булачак чаралар исемлеген, яңалыклар турында хәбәр итәбез, эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Мәгълүматны сөйләп кенә калмыйбыз, яңалык, күрсәтмәләрне сайтка да урнаштырабыз, язып та эләбез. Коллектив килешүендә каралган түләүләрне алыр өчен күп кенә документлар әзерләргә кирәк. Шушы документлар пакетын әзерләү дә профсоюз хезмәткәрләренә йөкләнелгән. Моннан тыш, эшчеләр өчен аларны тыңлау, гозер-теләкләренә колак салу, аларга ярдәм кулы сузу да бик мөһим. Безнең вазифага менә шулар да керә.
– Кешеләрнең социаль яктан иминлеген тәэмин итәбез, дидегез. Завод тарафыннан хезмәт кешесенә өстәмә ярдәм итү чаралары каралганмы?
– Әлбәттә. Яшь ярымнан алып өч яшькәчә кадәрге бала белән өйдә утыручы әниләргә ай саен 2500 сум акча түләнә. Бездә башта эшләп, армия сафларыннан кире кайткан егетләргә 110 мең сум акча бирелә. Гаилә корган эшчегә – 22 мең сумнан артык, бала тугач – биш минималь хезмәт хакы, 50 яшь тулгач, дүрт минималь хезмәт хакы күләмендә акча түләнә. Моннан тыш, инвалид балалары булган әти-әниләргә яңа уку елы башында бер минималь хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Шулай ук гаиләләренә зур хәсрәт килгән кешеләргә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Шунысын әйтергә кирәк: коллектив килешүдә каралган ярдәм чаралары профсоюз әгъзаларына гына түгел, ә барлык завод эшчесенә дә бирелә.
– Илшат Камилович, яшьләр, аларның гаиләләре игътибардан бер дә читтә калмый икән. Заводта аларның саны күпме соң?
– Заводта эшләүчеләрнең 35 проценты – 35 яшькә кадәрге кешеләр. Алда санап узган ярдәмнәрдән тыш, яшьләргә өстәмә программа белән социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге дә каралган. Торакка мохтаҗ яшь гаиләләрнең күпчелеге «Салават күпере» микрорайоныннан фатирлар алу бәхетенә иреште. Шунысы уңайлы: әлеге микрорайон белән завод арасында үз автобусларыбыз да, шәҺәр маршрутлары автобуслары да йөреп тора. Тырышып эшләгән кешегә җитәкчеләрнең дә карашлары яхшы, төрлечә ярдәм дә күрсәтелә.
– Иманым камил, яшьләр белән беррәттән, завод ветераннары, озак еллар биредә эшләгән өлкән буынга да кадер-хөрмәт күрсәтелә торгандыр.
– Алар да игътибардан читтә калмый, әлбәттә. Ветераннарның профсоюз оешмасы бар. Анда без заводта җиде елдан да ким эшләмәгән кешеләрне алабыз. Аларга шулай ук матди ярдәм күрсәтелә. Өлкәннәр көне хөрмәтенә уздырыла торган бәйрәм чарасына чакырабыз. Аларга «Казан Органик синтез» җәмгыяте бюджетыннан елына ике тапкыр матди ярдәм күрсәтелә. Шулай ук заводның санаторий-профилакториенә елына 60 путевка бушлай бирелә. Бүтән төрле ярдәм дә каралган. Мин бирегә килгәндә, Бөек Ватан сугышында катнашкан 40 ветеран бар иде. Хәзер аларның саннары кимеде, нибары биш кенә кеше калды. Алардан тыш, безнең бит әле 136 тыл ветераны бар. Шулай ук «кайнар нокталарда» илебезнең иминлеген саклаган кешеләрне дә хөрмәтлибез. Аларга да матди ярдәм күрсәтелә. Кызганыч, сугыш ветераннарының саны сирәгәйде. Берничә елдан соң алар тагын да кимеячәк, шуңа күрә исән чакларында кадерләргә тырышабыз. Якын киләчәктә үз территориябездә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызга һәйкәл ачылачак. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары, «кайнар нокталарда» хезмәт иткәннәр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар, хезмәт геройлары истәлегенә багышлана.
Биредә 400гә якын кешенең исеме мәңгеләштереләчәк. Кыскасы, эшли торган эшләребез дә, алда торган максатларыбыз да күп. Барыбыз бергә шуларны башкарып чыгар өчен тырышабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар