Дөньяда кыска гына вакыт аралыгында гаҗәеп социаль-икътисади алгарышка ирешкән илләр бар. 1965 елда мөстәкыйльлек алган кечкенә генә Сингапур моңа ачык дәлил. Дәүләт башлыгы Ли Куан Ю дөньядагы заманча технологияләрне үзләренә җәлеп иткән, нәтиҗәдә, иң алдынгы илләрнең берсе бүген Сингапур.
Скопировать ссылку
Дөньяда кыска гына вакыт аралыгында гаҗәеп социаль-икътисади алгарышка ирешкән илләр бар. 1965 елда мөстәкыйльлек алган кечкенә генә Сингапур моңа ачык дәлил. Дәүләт башлыгы Ли Куан Ю дөньядагы заманча технологияләрне үзләренә җәлеп иткән, нәтиҗәдә, иң алдынгы илләрнең берсе бүген Сингапур.
Казанның ни катнашы бар монда? Татарстан башкаласы да, Сингапур кебек үк, дөньяның фәнни-техник мәйданчыгына әверелергә омтыла. Россия Федерациясе Хөкүмәте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 21-24 сентябрьләрдә Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы үткәрә. Инглиз телендәге “диджитал веек” сүзләре электрон технологияләр атнасы, дигән мәгънәне аңлата.
- Форумда 30 чит илдән делегатлар катнаша. Мисал өчен, Кытайның Huawei компаниясе, шулай ук Сингапур, АКШ, Япония һәм Европа фирмалары вәкилләре була. Пандемия сәбәпле, форум онлайн ягъни видеоконференция режимда уза быел. Киләсе 2021 елда форумны инде оффлайн сыйфатта ягъни турыдан-туры Казанның үзендә үткәрү планлаштырылды. Быелгы форумның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, “Сколково” Фонды рәисе Аркадий Дворкович, “ЭРТИКО-ИТС Европа” ассоциациясе генераль директоры Якоб Бангсгаард, Евразиядә Huawei генераль директоры Эйден У катнаша. Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустинның да булуы ихтимал, - диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, информацион технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Форумда интеллектуаль транспорт системалары, яңа заманның кибер минлеге, финанс технологияләре системасы, инновацияләр, венчур инвестицияләре турында фикерләшү була. Министр Айрат Хәйруллин әйтүенчә, 263 эксперт чыгыш ясарга теләк белдергән.
- Интеллектуаль транспорт системалары буенча шушы форумнар кысаларында узган конференцияләр уңай нәтиҗәләрен бирә. Фото-видеотеркәгеч аппаратлар тәкъдим ителгән иде, бу яңалыкны 2008 елда республика юлларына урнаштырдык. Пилотсыз машиналар 2016 елдагы форумда күрсәтелде. “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә дә пилотсыз машиналар ясауга керешелде. Без әлеге “КамАЗ”ны Европада узган конференциягә дә алып бардык. Заманында автотрассалардагы метеостанцияләр безнең өчен яңалык иде, әлеге аппаратлар белән хәзер республикадагы юллар да җиһазландырылды. Мобиль карта-кушымта юл маршрутын алдан билгели. Бу инновацион технологияләр хәрәкәт иминлеген яхшыртырга ярдәм итә, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов.
“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль проектының файдасы зур булганлыгын да искәртте ул. Шушы фдераль проект ярдәмендә быел республикадагы юлларны технологик җиһазландыруга 36 миллион сум акча тотылган.
Комментарийлар