16+

Казан утсыз калды: кайбер йортларга ул бер тәүлектән соң гына биреләчәк

Бүген сәгать бишләр тирәсендә Казанның бер өлеше кинәт кенә караңгылыкта калды.

Казан утсыз калды: кайбер йортларга ул бер тәүлектән соң гына биреләчәк

Бүген сәгать бишләр тирәсендә Казанның бер өлеше кинәт кенә караңгылыкта калды.

Идел буе, Совет, Вахитов районнарындагы Спартак,  Халев, Павлюхин, Даурия, Зорге, Парин, Бертуган  Касыймовлар, Габишев, Җиңү проспекты, Имәнлек урамнары,  10нчы микрорайондагы йортларда яшәүче барлыгы 96700 кеше, шулай ук 29 балалар бакчасы, 21 мәктәп, 14 котельный утсыз калды.

Бу көтелмәгән хәлдән халык аптырашта, күпләр ут, су, җылылык булмаудан зарлана, кайберәүләр лифтта туктап калганнар, юлларда светофорлар эшләми; сәүдә үзәкләрендә ыгы-зыгы күзәтелгән, халыкны эвакуацияләгәннәр.   
 
Имәнлек урамындагы 11 нче йортта яшәүче Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Фернат Насыйбуллиннарда да ут ике сәгать тирәсе булмый торган.

– Мин эштән кайтканда урамда кап-караңгы иде. Ут сүнгәндә,  өйдә кыз үзе генә булган. Караңгыда калгач,  курыкмаган анысы. Ут белән бергә су да бетте. Утны бирделәр, ә менә су юк әле. Авариянең ни сәбәпле килеп чыкканын белмим, запас су да җыеп калмаган идек, тиздән барысын да җайларлар дип өметләнәм,– диде Фернат.

Латыш укчылары урамындагы 31нче йорттан Рәшит Хәмидуллин җылылык юктан зарлана.
– Ут сәгать 16.30да бетте,  19. 15 сәгатьтә бирелде. Җылылык һаман юк әле. Ике сәгать дигәндә, фатир суынып өлгерде.  Күрше йортта яшәүче ишегалды себерүчене күргән идем, аларның подъездларындагы лифтта ике кеше ябылып калган булган. Баштарак Горки ягындагы караңгылыкны күреп исем китмәгән иде. Утны кайчак шулай бетереп торалар, әмма бу юлы караңгыда озак утырырга туры килде. Мондый хәлләр кабатланмасын иде, – ди Рәшит абый.

– Ут булмагач, кибетләр дә бикле иде. Берара бар җирдә дөм караңгы булып торды. Урамдагы машина утлары гына янып ала. Су, утны бирделәр, шөкер. Торбаларга җылылык та акрынлап килә башлады. Кайбер трамвай, троллейбуслар туктаган иде. Ярый әле метро эшли, өйгә җайлы кайтып җиттем, – ди Җиңү проспекты урамындагы 56нчы йортта яшәүче укучыбыз Фәнил Кәлимуллин.  

Авария белән бәйле рәвештә, шәһәр буенча 20гә якын светофор эшләүдән туктап торса да, ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, юл һәлакәтләре очраклары моңа карап артмаган. Юл чатларында хәрәкәтне ЮХИДИ инспекторлары көйләп тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова “ШК”га хәзер барлык хастаханәләрдә дә штатлы режимда эшлиләр, диде. “Шәһәрнең 18нче хастаханәсендә ут бетеп торды. Җитешсезлекләрне төзәткәннән соң, анда ут бирделәр”, –  дип аңлатты Айгөл.

Казан мэриясенең матбугат үзәге әйтүенчә, күп йортлар утсыз калганнан соң, Торак коммуналь хуҗалыгы комитеты идарәче компанияләргә күп катлы йортлардагы барлык лифтларны тикшерергә, ябылып калган кешеләрне тиз арада чыгарырга йөкләмә биргән.

Авариянең сәбәбен ачыкларга, йортларга кайчан ут бирелеп бетүен белергә теләп, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгинга мөрәҗәгать иттек. “Аварияне “Горки”, “Советская” ут станцияләрендә 110 кВтлы кабель линиясе зарарлану аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Авария булган урында Казан янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме, “Сетевая компания” җәмгыяте белгечләре эшли. Кайбер җитешсезлекләрне шунда ук төзәтәләр, кайбер йортларга ут инде бирелде. Ә кайбер урыннарда хәл катлаулырак, барысын да рәткә китерү өчен сәгатьләр, бәлки тәүлек тә кирәк булуы бар”, – диде Андрей Родыгин.  

Өйдә кинәт ут беткән очракта барлык электр җиһазларын да токтан алырга, янып калган утларны сүндерергә, ут биргәннәрен белү өчен, бары бер лампаны гына кабызган килеш калдырырга киңәш ителә. Һич кенә дә утны үзең көйләргә, җиргә якын электр чыбыкларына кагылырга ярамый. Андрей Родыгин  ут бирелгән очракта да, электр  җиһазларын бары ун минут үткәч кенә токка тоташтырырга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading