16+

Казан юлларында ниләр бар?

Карантин режимының үтәлешен һәм шундый катлаулы чорда хокук сакчыларының эше белән якыннан танышу максатыннан, "Шәһри Казан" журналисты полицейскийларга кушылып Казан урамнары буйлап рейдка чыкты.

Казан юлларында ниләр бар?

Карантин режимының үтәлешен һәм шундый катлаулы чорда хокук сакчыларының эше белән якыннан танышу максатыннан, "Шәһри Казан" журналисты полицейскийларга кушылып Казан урамнары буйлап рейдка чыкты.

Татарстан үзчикләнү режимыннан акрынлап чыгачак. Моның өчен махсус план инде әзер. Ә әлегә социаль дистанцияне исәпкә алырга, урамда спорт белән шөгыльләнергә һәм балалар белән ишегалларында йөрергә ярый. Маска һәм пирчәткә булуы зарури. Әмма, моңа да карамастан, карантин режимын бозучылар һәр ун кешенең берсе, дип әйтергә була. Әнә шуңа күрә бу көннәрдә Казан полиция гарнизоны хезмәткәрләре кала урамнарына таралды. Бу эштән беркем дә читтә калмады, диделәр безгә хокук сакчылар үзләре, гади сержантлар гына түгел, урынннардагы җитәкчеләр - майор, подполковниклар да кушылган әлеге рейдка. Бу Казан полициясе начальнигы Александр Мищихинның махсус фәрманы нигезендә башкарылган. Ни өченме? Чөнки башкалада үзбикләнү индексы иң түбәнннәрдән санала. Конкрет саннарга килгәндә исә, полиция рейд барышында 2300 кешене тикшергән һәм, ни кызганыч, һәр 10нчы кешенең хокук бозганлыгы ачыкланган.

 

Берни дә читтә калмады

Күзәткәнсездер инде, велосипедта яисә паркларда йөрүчеләр бик күп. Аккош күле, Континент, Крылья Советов, Горький исемендәге парклар, шул исәптән "Казан" гаилә үзәге биләмәсе дә хокук сакчылары тарафыннан тикшерелде. 
Боларда барысы да нәкь элеккечә, үзизоляция режимына кадәрге кебек үк. Дистәләгән кеше битлексез һәм бернинди шик-шөбһәләрсез йөри. Кемдер физкультура белән шөгыльләнә, паркларда исә, икенчеләре балалар белән мәйданчыкта уйный.

Урицкий паркында карантиннан курыкмыйлар

Әйтик, Урицкий исемендәге паркта иң популяр урын булып барыгызга да билгеле - күл тора. Монда үрдәкләрне ашату яки эскәмиядә утырып, ял итү өчен дистәләгән кеше килә, һәм бу үзизоляциянең гамәлдәге режимына карамастан!!! Асылда, хәзер парк пандемиягә кадәрге кебек эшли, биредә хәтта "карантин режимы"  хакында белмәгән кыяфәт чыгаручылар да бар.
Әнә без аралашкан Клара ханым шактый олы яшьтә булуына карамастан, ( иск.65 яшьтән соңгы кешеләргә өйләрендә утырырга киңәш ителгән иде) урамга тормыш иптәше белән һава суларга чыккан.
- Өйдә күңелсез, бер айга якын өйдә утырдык та, менә ирем белән урамга чыгарга булдык, өйдән ерак китмибез. Бетте бит инде ул режим,- дип белмәмешкә салыша ул.
- Клара ханым, бик куркыныч чир, диләр бит, бер дә курыкмыйсызмыни? Маскасыз, пирчәткәсез чыккансыз..., - дип сораштырабыз.
- Юк, Ходай саклар әле, - дип безнең яныбыздан тизрәк китү ягын карады әлеге пар.
2 бала әнисе Мария дип таныштырган ханым чирнең барлыгына ышана, әмма, аның фикеренчә, без барыбер кайчан да булса моның белән чирләячәкбез.
- Үзегез уйлап карагыз, балаларны өйдә тотып торып булмый, ичмасам, авылга кунакка кайтып та булмый, олысы беренче сыйныфта, дистантта, менә үрдәкләр ашатырга чыктык әле, - дип акланды әни кеше.

Америка табибы бездә кунакта

Ә без исә юлыбызны дәвам итәбез.
Киләсе тукталышыбыз - Залесныйдагы юллар киселеше. Сәгать кичке тугызынчы ярты. Казан шәһәре Эчке Эшләр идәрәсенең матбугат үзәге белдергәнчә, әлеге постта Россгвардия, җәмәгатьчелек чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге, участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре, гомуми алганда, 15 ләп хокук сакчы карантин режимын саклауны тәэмин итә. Алар биредә үзчикләнү игьлан ителгәннән бирле тора икән. Хокук сакчыларының тору урыны өч җирдә, берсе Казаннан чыгу юлында, автобус тукталышы янындарак, икенчесе, 500 метр ерактарак, светофор янында (биредә ЮХИДИ тора), өченчесе каршы якта - Казаннан кергән җирдә.  
Юлның әлеге участогы иң авырлардан санала. Биредә транспорт ташкыны көчле, шул рәвешле, куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләргә дә үтә дә читенгә туры килә. Кичке эңгер-меңгер булганга, күбесенең Казаннан күрше тирә районнарга, якында гына урнашкан Салават Күпере микрорайонындагы өйләренә, шәһәр читендәге бакчаларына кайтышы.
- Мин Америкада табиблыкка укыйм, Татарстан аша махсус грант откан идем, - ди Яшел Үзәндәге гаиләсенә ашыгучы Алисә, - Мин инде 24 мартта ук, карантин режимы игьлан ителгәнче, кайттым чит илдән. Йә аннан соң кайтып булмас тагын, дип якыннарым янына ашыктым. Мәскәүдә Шереметьево аэропортында ук, безне Роспотребнадзор белгечләре каршы алды. алар һәрбер очып кайткан кешедән коронавирус ачыклаучы тест алдылар һәм 2 атна дәвамында үзбикләнү режимы үтәргә тиешле махсус кәгазь биреп җибәрделәр. Шәхсән үзем, Мәскәүдә ике атна дәвамында кунакханәдә карантинда тордым. Шул ук Роспотребнадзор белгечләре көн дә диярлек шалтыратып, хәлемне белештеләр. Бәхеткә, үткәрелгән ике тест та уңай нәтиҗә бирмәде. Билгеле вакыт үткәннән соң Яшел Үзәнгә кайттым, биредә үземне тынычландырыр өчен Казандагы шәхси клиникага барып, тест өчен өченче тапкыр анализ бирдем. Бар да яхшы. Хәзер менә биредә туган ягымда кунак итәм, Яшел Үзәндә гаиләм, якыннарым яши. Әни-әнием дә табиблар минем, шуңа хәзерге вәзгыятьнең асылын, беренче чиратта, кешеләрнең иминлеге өчен кирәклеген яхшы аңлыйм.
Кызның Роспотребнадзор биргән белешмәсе дә бар икән. документлары да тәртиптә.

Карантин аркасында штраф түләргә акчам юк

Без биредә булган арада конфликтлы очрак та булып алды. Пост өчен җаваплы булган хокук сакчысы янына чегән милләтеннән булган Сашко исемле егет азынып-тузынып килде.
- Начальник, бер тапкыр гына булса да гафу итегез инде, гаиләм ишле, балаларны туендырасы бар. Менә Казаннан шабашкадан кайтып киләм. Инде 5нче штраф җыелды, түләү мөмкинчелегем юк. Шул карантин аркасында бөтен эш туктатылды. әле менә монысын да көчкә таптым, - дип бүлеште моң-зары белән ул. Егетнең смс-пропускасы бар икән. Тик юлда йөрү дәверендә хокук бозу очраклары өчен штрафлары байтак җыелган, транспорт чарасына страховкасы да гамәлдән чыккан. Менә шуңа бәйле рәвештә, хокук сакчылары егеткә тагын бер күрсәтмә төзеде.
Сүз уңаеннан, биредә карантин режимы саклау белән беррәттән, юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлеше, машина йөртү белән бәйле документларның барлыгы, дөреслеге да тикшерелә. 
Ял көннәрендә бигрәк тә салмыш хәлдә руль артына утыручы машина сөючеләр арта икән. Казан шәһәре Эчке Эшләр идәрәсенең матбугат үзәге хезмәткәрләре белдергәнчә, менә шундый очрак май бәйрәмнәрендә булган. Бер автосөюче ханым салмыш хәлдә руль артына утыра һәм нәкь пост янындагы рәшәткәгә килеп керә. Үзен көмәнле дип белдергән хатын-кыз хокук сакчыларны кызгандырмакчы булган. Әмма закон һәркемгә дә бер, хәзер туташ хөкем каршына басачак.
Без патруль иткән арада, текә машинасы белән берәү выж-выж килеп "Бәхетле" кибете каршында зырылдап йөри башлады. Хокук сакчыларының берсе моның кыланмышын аңламыйча, бирегә ашыкты.
- Болай тавышланып, җәмәгать тәртибен бозасыз, сәгать 11 бит инде, - дип аңлатты әлеге егеткә полицейский. Смс-пропускы бар икән бу "текә"нең. Әмма документларын тикшерү барышында, автомобиль хуҗасының страховка вакыты чыкканлыгы ачыкланды. 
- Менә бит, иптәш машина йөртүче, тавышланып кына йөрүең җитмәгән, әле документларың да тәртиптә түгел икән, - дип аңлатылды егеткә.

Коронавирус барлыгына ышанып бетмим

Танылган җырчы Элвин Грей лейблы астында чыгыш ясаучы Бабек Мамедрзаевның Яшел Үзәннән кайтып килеше.
- Әлегә барлык чаралар, концертлар билгесез вакытка чигерелде, - ди яшь кызларның күңелен яулаган җырчы егет, - Моңа да карамастан, эш дәвам итә, җанатарларымны яңадан-яңа әсәрләр белән куандырасы килә. Шул нисбәттән, Яшел Үзәнгә җыр яздыру студиясенә барган идем. Анда бик талантлы җыр яздыру остасы яши.
- Ә бу режимга карата мөнәсәбәтегез ничек?
- Барлык күрелгән чаралар кирәктер инде ул, әмма, мин әлеге чирнең барлыгына ышанмыйм, чөнки якыннарым арасында да, дусларымның да әлеге чирне йоктырганы юк. Татар бит тотып карамыйча ышанмый, ди, мин дә ничә ел Татарстанда яшәп, татар булып беткәнмен, күрәсең. Күрмичә, белмичә, моңа ышанмыйм. Әмма барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтим, - дип көлдерде безне егет. 
ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, ни генә дисәң дә, коронавируска бәйле вәзгыять кешеләрне тәртипле яшәргә өйрәтә. Һәркем дә диярлек махсус смс, эш бирүчедән бирелгән тиешле белешмә белән йөри. Ә менә әлеге таләпләрне үтәмәгәннәр исә үзләренә үпкәли. Бер тапкыр штраф түләп, әлеге хәл кесәңә килеп суга икән, һичшиксез, икенче тапкыр юлга смс алмыйча һәм белешмәсез чыкмаячак. 

Төнге сәгать унике. Юл бу вакытта бушап калды. Без исә дүрт сәгать буе юлдагы хәлләрне күзәткәннән соң, иминлегебезне саклаучы, бернигә карамастан, алдагы сафларда булган хокук саклаучы егетләребезгә хәерле эш сәгатьләре, сабырлык теләп, эшебезне бүгенгә төгәлләдек.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading