16+

Казанда 400гә якын йортны су басы куркынычы яный: нишләргә?

Кинәт җылытып җибәрсә, Казанда 386 йортны су басарга мөмкин.

Казанда 400гә якын йортны су басы куркынычы яный: нишләргә?

Кинәт җылытып җибәрсә, Казанда 386 йортны су басарга мөмкин.

Кинәт җылытып җибәрсә, Казанда 386 йортны су басарга мөмкин. Бу Совет һәм Идел буе районында, Нокса елгасы буендагы Вишневка, Салмачи кебек торак массивларда яшәүче 1223 кешегә яный, дип хәбәр итә Казан мэриясе. «Эшлекле дүшәмбе»дә су басуны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр.

Яңгыр сулары агып китү чокырларын (ливневка) чистарту өчен барлыгы 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, язгы ташу алдыннан аеруча катлаулы булып тоелган урыннарга игътибар бирелгән. Юлларда су җыелып тормасын өчен иң яхшысы карны, бозны вакытында чистарту һәм су агып китү урыннарын тикшерү, дип саный комитет рәисе. Казанда 4913 яңгыр сулары агып китү урыннары бар. Бүген аларның 3,5 меңе чистартылган.
Язгы ташуны кисәтү чаралары өчен Совет һәм Идел буе районнары өстәмә 2,5шәр миллион сум бүлеп биргәннәр.

Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе Чебакса күле тирәсендәге су агып китү торбаларын тикшергән. «Водоканал» предприятиесе исә күлнең суы артып китмәсен дип күзәтеп тора. Чебакса күлен тикшерү һәм төзекләндерү өчен «Водоканал» 90 мең сум акча бүлеп биргән. «Шәһәр күперләре» предприятиесе машиналар йөри торган 40 күперне тикшергән, аларның тугызы аерым күзәтү астына алынган. Белгечләр җир асты кичүләренә дә игътибар бирәләр.

Язгы ташу нәтиҗәсендә су баса калса, Казанда коткару бригадалары сакта тора. Барлыгы 137 техника, 144 насос, 2317 капчык ком, 846 трап әзерләнгән. Шулай ук көймәләр, башка кирәк-яраклар да бар. Су басу белән бәйле сорауларыгыз булса, 112 бердәм «кайнар элемтә» хезмәтенә, Казан буенча 8(843) 236-41-23 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Галимнәр чаң суга: Антарктиданың көнчыгыш өлешен каплап торган иң калын Тоттен бозлыгы тиешеннән тизрәк эри башлаган. Нәтиҗәдә, Дөнья океанында су күтәрелеп, көчле су басу булырга мөмкин. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, табигать тиз җылыну аркасында килеп чыккан катаклизмнар кешелек өчен зур куркыныч тудыра, дип саный.

Соңгы 100 елда Җир шарындагы уртача температура бер градуска җылынган. Нәтиҗәдә, Арктикада, тауларда бозлар тизрәк эри башлаган, Дөнья океанында су 20 сантиметрга күтәрелгән. Галимнәр алдагы 100 елда температура тагын 3-4 градуска җылынып, су 30-40 сантиметрга күтәрелергә мөмкин дип фаразлый. Дөрес, бөтендөнья су басу куркынычы алдагы 100 елда кешелеккә янамый, дип саный Юрий Переведенцев.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading