16+

Казанда ике автобус катнашындагы һәлакәттә 7 кеше зыян күргән

Бүген 7.20дә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында 60нчы һәм 10нчы автобуслар бәрелешкән.

Казанда ике автобус катнашындагы һәлакәттә 7 кеше зыян күргән

Бүген 7.20дә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында 60нчы һәм 10нчы автобуслар бәрелешкән.

Казанның Ямашев проспектында ике автобус катнашындагы авариядән соң, җиде кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән. http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/23/156580/

«Һәлакәт булган урынга ашыгыч медицина ярдәме бригадалары юл тотты. Биш зыян күрүчене 7нче шәһәр хастаханәсенә китерделәр, икесен урында тикшергәннән соң өйләренә кайтарып җибәрделәр. Дәвалау-диагностика чаралары үткәрелгәннән соң, зыян күрүчеләрне 7нче шәһәр хастаханәсеннән амбулатор дәвалануга озаттылар», - дигән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Авариядә зыян күргән дүрт кешене табиблар 7нче шәһәр хастаханәсенә озата. Аларның өчесе - нейрохирургия, берсе травматология бүлегенә китерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading