16+

Казанда урамда йөрү өчен белешмә сата башладылар

Казанда үзизоляциядә булучылар өчен белешмәләр сатучылар көннән-көн арта бара. Белешмәләрнең бәясе төрле.

Казанда урамда йөрү өчен белешмә сата башладылар

Казанда үзизоляциядә булучылар өчен белешмәләр сатучылар көннән-көн арта бара. Белешмәләрнең бәясе төрле.

"Шәһри Казан" эзләп тапкан оешма, мисал өчен, 1,5 мең сумга ясый булып чыкты. Әмма 50 процент бәяне алдан түләү шарты белән эшлиләр.

"Ике көндә йөзәр белешмә эшләдек инде. Берәүнең дә кыенлыклары килеп чыкмады", - дип белдерде социаль челтәрдә белешмәләр сату белән шөгыльләнүче төркем администраторы.

Мин алар өчен авылдан киләм, шәһәр пропискасы юк, әмма калада торам. Машинада өчәү - ирем, сеңлем, бала белән булабыз, дигән "әкият " уйлап чыгардым. "Борчылмагыз, без сезне шәһәр башында көтеп торырбыз. Ә трассада сезне туктатучы булмаячак", - дип тынычландырды мине администратор. Белешмәләр бетә, бик тиз алып бетерәләр. Тиздән Казан эчендә генә йөрергә рөхсәт ителгәне калачак, дип тә кисәтте.

"Ирек"тә йөрү өчен кәгазьләрне 2-3 сәгать эчендә ясап бирәләр һәм хәтта ял көне булса да, алар аны миңа китереп бирергә вәгъдә итте. 

Озаграк җавап бирми торгач, "Без белешмәләрне 2 мең сумнан ясыйбыз, сез өчәү булгач, ташлама ясадык", - дип өстәргә дә онытмадылар, рәхмәт!

...Әле күптән түгел генә Татарстанда полицейскийлар Казан шәһәрендә йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктатуы мәгълүм булды. Полицейскийлар «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 сумнан 2000 сумга сатуын ачыклаган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, янәсе,Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр алынган. Акча тапшырганнан соң югарыда күрсәтелгән затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) кузгатылган.

Исегездә тотыгыз : ялган белешмә кулланган  өчен дә штраф каралган!

Лилия Локманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сатучысын да сатып алучысын да атырга!

    Мөһим

    loading