16+

Казанда язгы ярминкәләр башланды. Бәяләр ничек?

Казанда 18 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда бу шимбәдә Кайбыч, Зәй, Буа, Кукмара, Арча, Спас, Балтач районнары агрохуҗалыклары белән фермерлары сәүдә итә. Питрәчтән - кошчылык фабрикасы,  Лаештан - яшелчәчелек агрохуҗалыгы, шулай ук Казаннан яшелчәчелек теплицалалары һәм он тегермәннәре дә үзләренең  продукцияләрен алып чыккан.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән шактый арзан, ә иң әһәмиятлесе -  җирле продукция. Яңа елга кадәр үткәрелгән ярминкәләрдә сөтнең литры - 45 сум, онның килограммы - 30 сум, шикәр комының килограммы 60 сум иде. Хәзер сөт - 40 сум, он - 27 сум 50 тиен, ә шикәр комы 55 сум. Көзге ярминкәләрдә кишернең килограммы - 23 сум, суганныкы 25 сум иде. Монысында кишер 30 сумга, ә суган 42 сумга күтәрелгән.

Казанлылар сагынырга өлгергән ярминкәләрне, сәүдә рәтләрендәге өстәлләргә мул итеп өелгән авыл хуҗалыгы продукциясен мәш килеп сатып алалар.

Ямашев проспектындагы ярминкәдәге бәяләр:
Сыер ите - 440-520 сум,
Бәрәңге - 23 сум, 
Чөгендер - 23 сум,
Кәбестә - 16 сум,
Йомырка (дистәсе) - 70-80 сум.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading