16+

«Казандагы фатирның ярты бәясенә тораклы булам, дип, Көектәге фатирга кызыгу кыйммәткә төшәргә мөмкин»

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә халыкны Питрәч районындагы Көек (Куюки) авылы янындагы торак төзелешләренә сак карарга, төрле килешүләрдә катнашып алданмаска чакырды.

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә халыкны Питрәч районындагы Көек (Куюки) авылы янындагы торак төзелешләренә сак карарга, төрле килешүләрдә катнашып алданмаска чакырды.

Мәскәүнең Генераль планы институты Казанның Генераль планы проектына, 2035 елга кадәрге чорга исәпләп, өстәмәләр әзерләде. Проект 28 мартта Территориаль планлаштыруның геомәгълүмат федераль системасына (ГИСТП) урнаш­тырылган. Казан шәһәре башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина таныштырганча, хәзер Генераль план проекты федераль һәм республика хакимият органнарында килештерү уза. Проект 17 федераль структурадан, республиканың җиде министрлыгыннан һәм Казан белән чиктәш җиде муниципаль районнан ризалык алыр­га тиеш.

Мәсәлән, Россия Урман хуҗалыгы ведомствосы Генераль планда Казанга терәлеп торган яки бөтенләй шәһәр территориясенә кергән урманнарны «урман зонасы» дип күрсәтүне таләп иткән. Проектны килештерүгә өч ай вакыт бирелгән, ләкин берәр министрлык «гаеп» тапса, килештерү-төзәтмә кертү тагын өч айга сузылачак. Генераль планны Казан шәһәр Думасында быелның ахырларында кабул итү ниятләнелә.

– Шәһәр төзелеше гаять мөһим эш. Генераль план уннарча елга исәп­ләп кабул ителә. Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы нигезендә Казанда 120 балалар бакчасы төзелде. Заманында шәһәрнең Генераль планында бу төзелешләр өчен җир кишәрлекләре билгеләнеп калдырылмаган булса, балалар бакчаларын кайда төзер идең. Дәрвишләр бистәсендә юл төзелеше әле 1969 елдагы ук Генераль планда күрсәтелгән. Казанның Зур боҗра юлы төзелешен дәвам итәр өчен, Азинода җиде-сигез йортны күчерер­гә туры киләчәк. Генераль планны гамәлгә ашырганда, йортларны сүтүдән мөмкин кадәр сак­ланырга кирәк, төзелешләрне уйлап башкару зарур, – диде мэр Илсур Метшин.

Башкала җитәкчесе Питрәч районындагы Көек авылы янәшәсендәге торак төзелешенә шөбһәле мөнәсәбәттә булганлыгын сиз­дерде.
– Кешеләр, өчьяклы килешүләр кабул итеп, төзелешләрдә катнаша. Андый килешүләргә сак карарга кирәк, – дип киңәш бирде мэр Илсур Метшин. – Казандагы фатирның ярты бәясендә тораклы булам, дип, Көектәге фатирга кызыгу кыйммәткә төшәргә мөмкин. Андагы халык берзаман Казанга эшкә йөри башлаячак, балаларын бакчага китерәчәк. Ләкин Көеккә җәмәгать транспорты йөрмәячәк. ЮХИДИ анда 2нче, хәтта 3нче категориядәге юл ачарга да рөхсәт бирмәячәк.

Казанның архитектура һәм шә­һәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина да Көек авылы янәшәсендәге төзелешләрдә катнашуның «Фон» төзелеш җәмгыятендәге шикелле акчасыз да, фатирсыз да калу ихтималлыгын искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading