16+

Казандагы «Компас» һәйкәле очлыгына орынсаң, теләгең кабул була?

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрне барып күрү, үзеңә ниндидер яңалык ачу хыялы күпләрдә бардыр.

Казандагы «Компас» һәйкәле очлыгына орынсаң, теләгең кабул була?

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрне барып күрү, үзеңә ниндидер яңалык ачу хыялы күпләрдә бардыр.

Ә ул җир кайсы якта һәм аңа кадәр күпме барасы? Башкалабыз Казанның үзәгендәге Бауман урамында урнашкан «Компас» һәйкәле бу сорауларга өлешчә җавап бирә кебек...

Һәйкәлнең исемен дә төрлечә атыйлар: «Компас», «Компаска һәйкәл», «Җир шары кендеге», «Кендек», «Нуленче меридиан». Дөрестән дә, һәйкәл үзенчәлекле, ниндидер серләре бар кебек. Ул компас рәвешендә кара граниттан һәм соры мәрмәрдән ясалган. Үлчәме – 1,5 метрга 2 метр. Дөньядагы зур шәһәрләргә кадәр ничә чакрым ара икәнлеге дә, Төньяк котып юнәлеше дә күрсәтелгән. Мәсәлән, Мәскәүгә, Лондонга, Токиога, Мәккәгә һәм башка шәһәрләргә басып торган җирдән ничә чакрым һәм кайсы юнәлешкә таба китәсе язылган.

Һәйкәл – казанлылар һәм күпләгән туристлар арасында бик популяр. Аның янында фотосурәткә төшәләр, балалар анда күрсәтелгән төрле ук юнәлешләре белән йөреп карыйлар, уйланалар, нидер саныйлар кебек.

«Компас» һәйкәле белән бәйле ышанулар да бар. Имеш, күңелдән ниндидер теләк уйлап, һәйкәлнең түбә-очлыгына орынсаң, теләгең кабул була икән. Әгәр аның очын кулың белән азрак ышкып торсаң, үзеңә уңай хисләр, илһам чыганагы аласың, шуннан соң төрле әсәрләр, музыка да иҗат итәргә мөмкинсең, имеш...

Нияз Бишбалта, Казан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading