16+

Казанга яңа планшетлар кайтты. Халык санын алу өчен

Традицион сан алу тарихта кала: Казанга Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар кайтартылды. Бу 3 мең ярым исәпкә алучы да техника белән тәэмин ителәчәк, дигән сүз.

Казанга яңа планшетлар кайтты. Халык санын алу өчен

Традицион сан алу тарихта кала: Казанга Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар кайтартылды. Бу 3 мең ярым исәпкә алучы да техника белән тәэмин ителәчәк, дигән сүз.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1-30 апрелендә узачак. Әлеге сан алу кампаниясенең үзенчәлеге – бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы сан алу. Аны үткәргәндә уникаль үзебездә ясалган планшетлар, “Аврора” операцион системасы, мәгълүматлар җыю һәм саклау өчен BI-платформа файдаланылачак. Төп яңалыгы: Россия халкы Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алачак. Росстатта билгеләп үтүләренчә, респондентлар һәм исәп алучылар өчен дә иң яхшы куркынычсыз ысул шул: 1 апрельдән 25 апрельгә кадәр онлайн сан алуда катнашу. Шулай ук стационар участокларда, «Минем документлар» күп функцияле үзәкләр биналарында да бу эштә катнашырга мөмкин булачак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә россиялеләр пандемия фонында сан алуда катнашуның дистанцион варианты белән кызыксына башлаган. Шуңа да карамастан, исәп алучылар һәр фатирны һәм һәр йортны йөреп чыгачак. Аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

Исәпкә алучыларны башкалардан брендланган кием һәм аксессуарлар – шарф, жилет һәм сумка аерып торачак. Һәркемнең үзе белән паспорты һәм таныклыгы булырга тиеш. Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3 мең ярымнан артык кеше катнашыр, дип көтелә. Исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен һәм башка сорауларга җавапны кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин: 7(800)707-20-20. Ул 10 мартта эшли башлый, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаүзәге.

Россиядә даими рәвештә бер елдан артык яшәүче кешеләр сан алу кәгазенең 33 соравына җавап бирәчәк. Алар ике зур блокка бүленгән: 23 сорау –катнашучының үзе һәм аның йорт хуҗалыгы, ә 10 сорау торак шартлары турында.

Халык санын алу барышында бары тик шәхси булмаган мәгълүматлар гына җыела. Беркем дә, хәтта Пенсия фонды, Салым инспекциясе һәм Эчке эшләр министрлыгы да конкрет гаилә турында мәгълүмат ала алмаячак. Барлык җавапларны да исәпкә алу кәгазьләренә респондентлар сүзләре буенча язачаклар. Бернинди раслаучы документлар да кирәк булмаячак.

Динара Миннекаева

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading