16+

Казанны микроскоп аша тикшерәләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы Казансу елгасын көн саен тикшереп торачаклар. Шулай ук көн дәвамында Казандагы һава чисталыгын күзәтәчәкләр. Әлеге тикшерүләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе үткәрә.

Казанны микроскоп аша тикшерәләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы Казансу елгасын көн саен тикшереп торачаклар. Шулай ук көн дәвамында Казандагы һава чисталыгын күзәтәчәкләр. Әлеге тикшерүләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе үткәрә.

Халыкара футбол федерациясенең (ФИФА) экологиягә кагылышлы таләпләре буенча «Казан-Арена» стадионы беренчеләрдән булып «яшел сертификат» алган иде инде. Бу – стадионның энергия, ресурслар һәм әйләнә-тирәне саклап эш иткәнен дәлилли торган күрсәткеч. Әлеге исемне саклап калу өчен хәзер стадион тирәсендәге чисталык аеруча катгый таләпләр буенча тикшерелә. Әйтик, стадион янындагы Казансу елгасыннан көн саен иртәнге сигездә су пробалары алынып, аналитик контроль инспекциясенә тапшырыла. Су анализлары инде көндезге сәгать 12дә Экология министрлыгына җибәрелергә тиеш. Мондый режим 15 июльгә кадәр сакланачак. Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Бодяжин сүзләренчә, гадәти көннәрдә су һәм һава анализлары аена бер тапкыр гына алына торган булган.
Контроль инспекциясендә су һәм һава пробалары берничә ысул буенча тикшерелә. Су анализы тулысынча әзер булсын өчен, биш көн вакыт кирәк. Ләкин 80 процент тикшерү эшләре инде беренче көнне үк башкарыла. Бу процедура беренче көн анализы (анализ первого дня) дип атала. Узган ел лабораториягә кайтарылган «иммуно-ферментный анализатор» дигән яңа төр җайланма суны тагын да җентекләбрәк тикшерергә ярдәм итә. Мондый прибор бары тик Казан федераль университетында һәм әлеге лабораториядә генә бар.

– Хәтерләсәгез, 2016 елда Казансуда күпләп балыклар үлде. Без аның сәбәпләрен бик озак ачыкладык. Башта суда кислород аз булуы балыклар үлеменә китерә дип уйлаган идек, бу җайланма ярдәмендә суда цианобактерийлар (яшел-зәңгәр суүсемнәр) бүлеп чыгарган токсиннар күп булуын ачыкларга ярдәм итте. Ул елны моңа кызу көннәр һәм суның кисәк кимүе сәбәпче иде. Хәзер цианотоксинның күләмен май-сентябрь дәвамында күзәтеп торабыз. Әлегә аның нормадан артканы юк, – ди Андрей Бодяжин.

Сулыклардагы чисталыкны күзәтеп барырга аквариумдагы балыклар да ярдәм итә. Алардагы су инфузурий башмакчыгы һәм су борчаларына (дафния magna) яшәү өчен уңайлы мохит тудыра. Әлеге организмнар ярдәмендә лаборатория хезмәткәрләре судагы агулы матдәләр күләмен тикшерә. Әгәр дә суга салынган инфузурий башмакчыкларының яртысы үлсә, бу су балыклар өчен дә, кеше өчен дә зыянлы дип табыла.

– Мондый очраклар елына бер-ике булырга мөмкин. Гадәттә, сулыкларга ташландык сулар эләгүе аркасында, суда агулы матдәләр күбәя. Мондый хәл ачыкланса, шунда ук Экология министрлыгына хәбәр итәбез, инспекторлар суны пычратучыларны ачыклый башлый, – ди лабораториянең әйдәп баручы хезмәткәре Рания Абдуллина.
Лаборатория хезмәткәрләре сүзләренчә, Казанда сулыклар чистарган.
– Хәзерге вакытта сулыкларда уңай якка үзгәрешләр бар. Предприятиеләрнең чистарту корылмаларын яңартуы да моңа тәэсир итә. Казансудан тыш Куйбышев су саклагычын күзәтеп торабыз. Аның экологик халәте дә яхшы. Әлегә Казан тирәсендәге күлләр бик үк тиешле дәрәҗәдә түгел, аларны чистартасы бар, – ди Андрей Бодяжин.

Ел әйләнәсендә Казансудан 200 проба алынган, 5 меңгә якын анализ үткәрелгән.
Су пробаларыннан аермалы буларак, «Казан-Арена» стадионындагы атмосфера халәтен көн дәвамында тикшереп торалар. Бу эшне махсус машиналарда урнашкан күчмә лаборатория башкара. Һаваны торбалар аша суыртып, фильтр аша үткәргәннән соң гына экспертизага җибәрәләр. Лабораториядә һавада азот оксиды, күкерт, аммиак, сульфатлар, диоксин кебек зарарлы матдәләр булу-булмавын тикшерәләр. Казан буенча ике күчмә лаборатория эшли. Шулай ук Чаллы, Азнакай, Түбән Кама, Әлмәттә мондый төр күчмә лабораторияләр бар.
Мондый тикшерүләр Универсиада һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында да үткәрелгән булган.

Алисә Шәрәфиева

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading