16+

Казанны Яңа елга бизиләр: Горький исемендәге паркта 160 йолдыз, «2022» саннары белән күләмле композиция...

Район башлыклары И.Метшинга шәһәрне бәйрәмчә бизәү буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итте. Казанда шәһәрнең яңа ел бизәлешенә керештеләр: урамнарны төрле төстәге гирляндалар, балкып торган арт-объектлар һәм җемелдәп торган иллюминация бизәячәк.

Казанны Яңа елга бизиләр: Горький исемендәге паркта 160 йолдыз, «2022» саннары белән күләмле композиция...

Район башлыклары И.Метшинга шәһәрне бәйрәмчә бизәү буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итте. Казанда шәһәрнең яңа ел бизәлешенә керештеләр: урамнарны төрле төстәге гирляндалар, балкып торган арт-объектлар һәм җемелдәп торган иллюминация бизәячәк.

Беренче тапкыр балкып торган аркаларны Кремль урамында урнаштырачаклар. Паркларда эшләрне 20-нче декабрьгә төгәлләү планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшин үткәргән киңәшмәдә шәһәрнең бәйрәм бизәлеше турында фикер алыштылар.

Яңа ел иллюминациясе Кремль дамбасында, Парин урамындагы транспорт боҗрасында, Универсиада проспекты, Танк боҗрасындагы җәяүлеләр кичүендә барлыкка киләчәк, анда яктылык динамика элементлары яңартылачак. Иске Татар бистәсендә бәйрәмчә керү төркемен Каюм Насыйри урамында урнаштырачаклар – Татарстан урамы ягыннан «2022» саннары белән күләмле композиция барлыкка киләчәк, ә Г.Камал исемендәге театр мәйданында матур лаләләр «чәчәк атачак».

Беренче тапкыр арка конструкцияләрен Кремль урамында урнаштырачаклар – Чернышевский урамыннан ТР Милли музеена кадәр участокларны матур итеп бизәячәкләр, шундый ук инсталляция Ирек мәйданын бизәп торачак.
Бәйрәм атмосферасы шәһәрнең һәр почмагында сизелергә тиеш, дип билгеләп үтте Казан Мэры. Яңа ел бизәлеше турында И.Метшинга район администрацияләре башлыклары хәбәр итте. Һәр районда Яңа ел алдыннан чыршы комплекслары һәм шәһәрчекләр ачылачак, иллюминация һәм гирляндалар белән тукталыш павильоннарын, йорт фасадларын, агачларны бизәячәкләр.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, кышын Авиатөзелеш районының төп Яңа ел мәйданчыгы – «Крылья Советов» паркы – аны 18 метрлы чыршы бизәячәк, шулай ук үзәк аллея бизәләчәк. Беренче тапкыр Яңа ел чыршысын Крутушка бистәсендә урнаштырачаклар, бәйрәмчә бизәлгән чыршылар шулай ук Кадышево, Северная, Сухая елгасы, Борисоглебское торак массивларында барлыкка киләчәк.
Казанның үзәк Яңа ел чыршысы, узган еллардагы кебек үк, Яңа Савин районында, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнашачак. Районнарда барлыгы 19 чыршы шәһәрчеге эшләячәк, аларда бәйрәмнәрдә 40-лап күңел ачу чарасы үткәрү планлаштырылган.

Идел буе районында 9 метрлы чыршы «Авангард» скверында барлыкка киләчәк, ә «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы скверны 14 метрлы Яңа ел чибәре бизәячәк. Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закиров яңа елга филармония янындагы скверны да эффектлы итеп бизәячәкләр, дип сөйләде. Җәмәгать киңлеге территориясендә 16 метрлы ясалма чыршы урнаштырачаклар, ә төп аллеяны 14 балкып торучы арка бизәячәк. «Төп аллеяның үзенчәлеге сквер территориясендә утыртылган дүрт чыршы булачак. Безнең инициатива белән аларның һәркайсы шәһәр районнары символикасы белән бизәләчәк. Казан районнарына багышланган Яңа ел уенчыклары ясау өчен белем бирү учреждениеләре арасында бәйге игълан ителде инде», – диде ул. Шулай ук шәһәр кешеләре өчен сквер территориясендә фуд-корт эшләячәк, балалар өчен ике шуып төшү урыны белән тау әзерләячәкләр.

Гомумән алганда, район халкы өчен 47 бәйрәм мәйданчыгы һәм 60-лап чара оештырылачак, ә идарәче компанияләр йортларның ишегалларында 34 чыршы урнаштырачак. Яңа ел шәһәрчекләре 6 бистә халкы өчен дә ачылачак, алар арасында Отар, Мирный, Петровский һәм башкалар.

Вахитов районында чыршы шәһәрчеген бизәү өчен үзәк мәйданчык, ә атап әйткәндә Иске Татар бистәсендә Зәйни Солтан урамындагы сквер булачак, дип сөйләде «Иске шәһәр» территориясенең префекты Евгений Варакин. «Сквер үзәгендә без 15 метрлы чыршы урнаштырачакбыз, аңа Түбән Кабан күле яр буе ягыннан гирляндалар һәм агач ботаклары белән бизәлгән 25 метрлы аркалы тоннель сузылачак», – дип хәбәр итте ул. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары арт-объект фонында – бүләкләр белән борынгы арба янында матур фотосурәтләр ясый алачак.

Киров һәм Мәскәү районнарында Яңа елны бәйрәм итүнең төп мәйданчыклары булып «Сосновая роща» һәм Урицкий исемендәге парклар торачак. Җәмәгать киңлекләрен яктыртучы арт-объектлар бизәячәк, моннан тыш, «Сосновая роща»да шугалак һәм боз лабиринты барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте администрация башлыгы Сергей Миронов. «Ике паркта да балалар өчен агач таулар барлыкка киләчәк, хәзер без бу мәсьәләне эшкәртәбез һәм аларны урнаштыру өчен яраклы урыннар эзлибез», – дип сөйләде ул. 18-нче декабрьдән Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә чыршы шәһәрчекләре эшли башлаячак. Алар барысы 12, шул исәптән ике төп мәйданчыкны да кертеп, дип ассызыклады Сергей Миронов. Шулай ук Залесный һәм Красная Горка бистәләрендә дә онытылмаслык бәйрәм программалары планлаштырылган.

Районнар администрациясе башлыгы сүзләренә караганда, быел Декабристлар, Вахитов, Краснококшайск, Фрунзе, Болотников урамнары буенча күп фатирлы 62 йортның фасадын иллюминацияләү планлаштырыла. Линиянең гомуми озынлыгы 5,6 км тәшкил итәчәк.

Совет районында яңартылган «Звездный» һәм «Музыкаль» скверларын, шулай ук Фучик урамындагы бульварны матур тере чыршылар бизәп торачак. Шәһәрлеләрнең яңа елда тагын бер ял итү урыны Карбышев исемендәге сквер булачак, анда чыршыдан тыш матур итеп шәһәрчек бизәләчәк, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов.

Бәйрәм мәйданчыгы Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен дә ачылачак. «Зур чыршы һәм «Кыш Бабай йорты» инде берничә ел рәттән үз янына шәһәр халкын һәм кунакларын, бигрәк тә балаларны җыя. Быел бу урында яңа фотозона оештыру турында карар кабул ителде», – дип хәбәр итте Роман Фәтхетдинов. Район территориясендә 43 яңа ел мәйданчыгы эшләячәк, шуларның 31-е – бәйрәм программасы белән.
Бәйрәмгә әзерлек шәһәрнең паркларында һәм скверларында алып барыла. Җәмәгать киңлекләрен Яңа елга бизәү буенча барлык эшләрне 20-нче декабрьгә төгәлләү планлаштырыла.

Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов Яңа ел бәйрәмнәренә бизәлеш 16 ял зонасы территориясендә барлыкка киләчәк, шуларның 12-сендә Яңа ел чыршыларын урнаштырачаклар һәм бизәячәкләр, дип сөйләде. Гирляндалар белән бизәлгән тере яшел чыршылар Фучик урамы һәм «Ак Чәчәкләр» бульварларын, шулай ук «Комсомолец» һәм «Калейдоскоп» паркларын бизәячәк. Бәйрәм чаралары узачак үзәк мәйданчыклар Касә янындагы территория һәм «Черек күл» паркы булачак. Бу җәмәгать киңлекләрендә шулай ук бәйрәм чыршылары ачылачак, ә «Черек күл» паркында тагын шугалак та ачылачак, ул аркалы иллюминация белән бизәләчәк. «Парктагы чыршы паркның үзәк өлешендә, клумбада урнаштырылачак. Шулай ук паркта халыкка һәм шәһәр кунакларына таныш «Люстра» арт-объектын куячаклар, – дип хәбәр итте Роберт Гарипов.

Горький исемендәге паркның төп аллеясы 160 якты йолдыз белән яначак, алар белән агач ябалдашларын бизәячәкләр, ә 10 метрлы чыршы җәйге вакытта фонтан эшли торган мәйданчыкта урнаштырылачак.

Горки-Әмәт урманында CUBE контейнер үзәге бинасын бизәячәкләр, урман өлешендә агач ябалдашлары арасында светодиод хәрефләр белн рус һәм татар телләрендә «В лесу родилась елочка» җырыннан юллар эленәчәк. Бөтен территория буенча бәйрәм консоллары һәм декоратив светодиод чыршылар урнаштырылачак, – дип сөйләде Роберт Гарипов. Чаңгы базасы бинасы янында бәйрәм фотозонасы барлыкка киләчәк.

Урицкий исемендәге паркта күпсанлы гирляндалар һәм иллюминацияләр белән күл каналын бизәячәкләр. Яңа ел чыршысын быел канал ахырында, паркның үзәк өлешенә якынрак мәйданда урнаштырачаклар.

Лядской бакчасында, традиция буенча, тарихи фонтанны яктылык шарлары белән декорациялиячәкләр, ә Аксенов исемендәге скверда алар белән агачларны бизәячәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел парклар территориясендә өч шугалак эшләячәк: «Черек күл», «Калейдоскоп» һәм «Сосновая роща» паркларында. Ә Горький исемендәге паркларда, Мир урамы һәм «Калейдоскоп» урамнарында тюбинг прокаты ачылачак.
Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading