16+

Күченү артык мәшәкатьле булмасын дисәң...

Башка фатир яки йортка күчү, психологлар әйтмешли, кешедә көчле стресс тудыра. Күченү артык мәшәкатьле булмасын өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

Күченү артык мәшәкатьле булмасын дисәң...

Башка фатир яки йортка күчү, психологлар әйтмешли, кешедә көчле стресс тудыра. Күченү артык мәшәкатьле булмасын өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

Зур тартмалар әзерләп куегыз, аларның стеналарына кул белән тотарлык итеп тишек ясагыз. 
Җиһазларның тоткычларын алып куегыз да, тырналудан саклау өчен, пленка белән уратыгыз.
Мебельне сүтсәгез, аны кире җыйганда уңайлырак һәм тизрәк булсын өчен, фотога төшереп алыгыз.
Болт, гайкаларны, югалтмас өчен, кечкенә паектларга тутырып, скотч белән чорнап алыгыз. 
Кайсы бүлмәдән чыккан әйбер икән дип баш ватмас өчен, һәр тартмага бер төс белән билге куегыз. Әйтик, аш бүлмәсенекенә кызыл маркер белән тамга ясый аласыз. Башка бүлмәләргә – башка төстән. 
Савыт-сабаны сөлге, урын-җир кирәк-яраклары эченә төреп салыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X