Әтнәнең Күшәр авылыннан көчле рухлы Мөнир Шакировны күптәннән беләм. Инде ун еллап хәбәрләшкәнебез юк иде, бу юлы Әтнәгә командировкага баргач, рәхәтләнеп сөйләштек үзе белән.
Мөнир инвалидлар арбасында булса да, көр күңелле, оптимист булуы белән күпләрне шаккатыра иде. Хәзер дә тормышына сокланырлык. Озак еллар тырышканнан соң, Татарстан Президентының үзенә чыгып, ниһаять, Арчадан фатир алган, кредит рәсмиләштереп, чил ил машиналы булган, ТМТВ телевизион каналына эшкә урнашкан.
Мөнир гаиләдә – бишенче төпчек бала. Туганда егет саусәламәт була, тик алты яшенә җиткәндә, юк кына сәбәптән дә аягы сына башлый. Бер-бер артлы сигез операция ясасалар да, ярдәме тими. Хәтта операциядән соң калган тимерләрне аягыннан алганда да сөякләр шартлап сына. Мөнир инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр була. Нинди генә хәлдә булса да, егет күңел төшенкелегенә бирелми. Һәрчак үзенә шөгыль табарга тырыша – шигырьләр яза, иҗади бәйгеләрдә катнаша, чәчәкләр үстерә, рәсем ясый, җырлар тыңлый, физик күнегүләр ясый. Тырышып укый, район газетасына мәкаләләр яза. Интернетка тоташтырылган компьютеры да булгач, егет өчен яңа тормыш башлана. Ул социаль челтәр аша татар эстарадасы җырчылары белән аралашырга тотына. Аны таный башлыйлар. Максатчан Мөнир аяксыз да машина йөртергә өйрәнә. Казанда физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен оештырылган автомәктәптә укып, машина йөртү таныклыгы ала.
Мөнир яшәгән йортка кадәр тау төшеп менәсе бар. Карлы-яңгырлы көннәрдә машина белән дә чак узасың. элек Мөнир шул юллардан инвалидлар арбасында 7 километр ераклыктагы район хастаханәсенә барып йөри торган булган. «Барып җиткәнче, куллар калтырый иде», – дип искә ала ул. Хәзер аякларын машина алыштыра. Беренче машинасын алырга республикада бер мәрхәмәтле җитәкче ярдәм иткән булган, икенчесен кредитка үзе алган. «Хәзер төп хыялларымның берсе – шул кредитымны түләп бетереп, банк ятьмәсеннән арынасы иде», – ди Мөнир.
Мөнир язучы, шагыйрь Фәнис Яруллин белән күрешеп кала. «Ул очрашу миңа нык ярдәм итте. Аның киңәшләре әле дә булыша», – ди.
Торак шартларын яхшырту буенча Мөнир озак еллар чиратта тора. Уңайлыклары булмаган 50 ел элек салынган йортта инвалид егеткә җиңел булмый. Бусагалар биек, идәннәр аша салкын җил өрә, бәдрәф урамда, җылы су юк. Җитәкче бусагаларын таптый торгач, ниһаять, аңа Арчадан социаль найм нигезендә фатир бирәләр. Дөрес, әлегә егет анда күченмәгән. 77 яшьлек әнисенең авылдан күченәсе килми, ә Мөнир әнисен ташлап китәргә теләми. «Иң мөһиме – өр-яңа, чиста, якты, җылы фатирым бар дип куанам. Әнигә күз-колак булырга кирәк», – ди егет. Киләчәктә Мөнир гаилә корып, кеше дигән исемгә тап төшермичә яшәргә тели. «Яши белеп яшәсәң, тырышлык куйсаң, хыялларга ирешергә була», – ди ул.
Мөнир Шакировның тормыш кагыйдәләре
Хәрәкәт итмәү бер нәрсә, аралашудан да мәхрүм калу куркыныч. Ничек тә үз эчеңә бикләнмәскә кирәк.
Адәм баласына юкка чыгар өчен бер ялгыш адым җитә, ә менә тормышның төбенә төшеп югалмас өчен, бер тамчы сабырлык кирәк икән.
Физик яктан мөмкинлекләр чикле булу бер хәл, иң мөһиме – үз-үзеңне чикләмәскә кирәк. Күпләр башкаларга үпкәләп, үз дөньясында яши.
Сәламәтлектәге кимчелек өчен уңайсызланырга ярамый. Ходай каршында барыбыз да бертигез.
Үзеңне кызгансаң, сине мескен дип уйлыйлар. Ә мондый чакта үз-үзеңә ышаныч югала.
Адәм баласы зарланырга ярата. Рухи яктан көчсез булудан куркырга кирәк. Үз хәлеңне аңлар өчен, янәшәдәге инвалид кешеләргә карау да җитә кайчак.
Ходай янарга утын бирсә, аны басарга суын да бирәдер. Актив һәм оптимист булырга кирәк.
Фәнис Яруллинның сүзләрен гел истә тотам: язмыш сине олы диңгезгә ташласа, кораб булып йөз, утларга салса, аннан да чыга бел.
Әтнә, Күшәр
Комментарийлар
0
0
Дорес сузлэр.
0
0