Казанның Дәрвишләр бистәсендә 1378,8 квадрат метрлы өр-яңа «Ракета» бассейны ачылды. 26 гыйнвар көнне аны ачарга Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе үзе килде һәм Татарстанның спортка керткән тырышлыгына шаккатып китте.
– Бассейн искиткеч, ул югары дәрәҗәдә төзелгән. Минем өчен сездә бассейннар ачылу мөһим түгел, ә Татарстан Президентының, спорт министрының яшьләрнең матур киләчәгенә, кешелеккә, спортка керткән өлеше әһәмиятле. Рөстәм Миңнеханов үз командасы белән халыкка якты киләчәк әзерли. Бу бассейнда да булачак чемпионнар үсеп чыгачагына шигем юк. Казанда ФИНА тарихында булган иң яхшы дөнья чемпионаты узды. Бүген исә без республикада спортны үстерү өчен ике яклы килешү төзибез. Тиздән сездә халыкара спортны үстерү үзәге ачылачак. Ул дөньякүләм дәрәҗәдәге спортчыларны да сезгә җәлеп итәчәк, – диде Хулио Маглионе.
Дәрвишләр бистәсендәге дүрт катлы бассейн барлык замана таләпләренә туры килә. Биредә ике бассейн, спорт залы, тренажер залы, бокс һәм спорт белән индивидуаль шөгыльләнү өчен аерым бүлмәләр бар. Инде хәзер үк баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнеп була.
Дүрт тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, Бөтенроссия йөзү президенты Владимир Сальников сүзләренчә, төбәкләрдә шундый бассейннар ачу кеше гомерен коткаруга да өлеш кертә.
– Бассейннар балаларны йөзәргә генә өйрәтми, кирәк вакытта аларның тормышын да саклап калырга сәләтле. Сулыкларга бай Татарстанда бу аеруча мөһим әйбер. Бәлки бу балалар әле кеше гомерен дә саклап кала алыр. Әлеге бассейн зур спортка юл салачагына да ышанам. Бүген республиканың күп кенә спортчылары ил җыелмасы составына кергән, Европа чемпионатларында чыгыш ясый. Тиздән алар Дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында зур җиңүләр яулар, – дип өметләнә Владимир Сальников.
Бу көнне шундый ук бассейн Балтач район үзәгендә дә ачылды. Ике тантаналы чара бер үк вакытта экраннарда туры трансляция аша барды. Рөстәм Миңнеханов бу ике вакыйганың республика өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап китте.
– Бүген тарихи көн, без Халыкара йөзү федерациясе белән берьюлы ике бассейн ачабыз. Соңгы елларда безнең республикада спортны үстерүдә зур эш башкарыла. Без бик матур итеп дөнья чемпионатын оештырдык. 2022 елда кыска аралыкта йөзү буенча дөнья чемпионаты үткәрәчәкбез. Ышанам: соңгы вакытта төзелгән спорт корылмалары безнең спортчыларга югары нәтиҗәләр күрсәтергә ярдәм итәр. Тик иң мөһиме спортчылар да түгел, иң мөһиме – биредә яшәүче халык. Балалар һәм олылар монда килеп йөзә алсын дип тырыштык, – диде Президент.
Әлеге ике бассейн республикада спорт өлкәсендә барган эшнең бер күрсәткече генә әле. Ел дәвамында Татарстан районнарында тагын шундый сигез бассейн һәм алты спорт залы төзергә планлаштыралар. Районнарда бассейннар төзү Россия өчен гомумән үзгә проект, чөнки ул, Татарстаннан тыш, илнең бер генә төбәгендә дә тормышка ашырылмый.
Кайда яшәвенә карамастан, Россиянең һәр кешесе өчен спорт ачык булырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, төбәкләрдә җирле халык өчен спорт мәйданчыклары, бассейннар, боз тартмалары төзелә. «2020 елга ил халкының 40 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Эш бүгенге тизлек белән барса, без үз максатларыбызга ирешәчәкбез. Иң мөһиме: кешеләр сәламәтлеге, аларның тормышка позитив карашы. Боларның барысын да спорт формалаштыра. Физик тәрбия бирүне, үз-үзеңә җаваплы карауны кече яшьтән үк башларга кирәк», – дигән иде Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар