16+

"Күңел биреп эшлиләр": Марсель Таһиров нәрсәдән канәгать?

Көрәшчеләр Россия чемпионатына әзерме? Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров бүген Лаеш районыннан кайткач республика җыелма командасы белән очрашкан. Иртәгә тагын сәфәр.

"Күңел биреп эшлиләр": Марсель Таһиров нәрсәдән канәгать?

Көрәшчеләр Россия чемпионатына әзерме? Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров бүген Лаеш районыннан кайткач республика җыелма командасы белән очрашкан. Иртәгә тагын сәфәр.

- Лаеш районында дүрт ноктада булдым: Лаешның үзендә, Хәерби, Никольское һәм Усад авылларында, дип хәбәр итте "ШК" хәбәрчесенә Марсель Таһиров. - Районда көрәш бумы, бик көчле хәрәкәт бара дигән нәтиҗәгә килдем. Элек-электән рус районы дип саналган төбәктә шактый гына санда балалар, яшьләр көрәш белән шөгыльләнә башлаган. Тренерлар куелган, акчасы түләнә, эш урыннары булдырылган. Шуңа күрә дә "алар бит көрәшчеләрне сатып кына алганнар" дигән сүзләр белән килешмим, бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Иң мөһиме, район башлыгы Илдус Зариповтан башлап бөтен командасы, тренерлар, көрәшчеләре күңел биреп эшлиләр, нәтиҗә булсынга тырышалар. Нәтиҗәләре озак көттермәс, мөгаен.

Иртәгә исә башкарма директор Кукмарага һәм Балтачка барырга планлаштыра. Кукмарада шактый еллар авыр үлчәүдә билбирмәс батыр булып торган Нурсил Галиев призларына көрәш бәйгесе узачак икән. Балтачта исә ул легендар тренер Васил Гарифуллин исеме белән бәйле Бөрбаш авылында һәм Балтачның үзендә булырга җыена.

Марсель Таһиров бүген Россия чемпионатына әзерләнүче Татарстан җыелма командасы егетләре белән дә очрашкан. Көрәшчеләр Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә ул эшләгән лицей көрәш залында шөгыльләнә. "Егетләр көнгә ике тапкыр күнегүләр уздыра. Мин килгәндә дә, соңга калмыйча сәгать биштән шөгыльләнә башладылар. Сөйләшеп алдык. Билләрен дә тотып карадым. Билләре нык, шөкер", дип белдерде безгә башкарма директор.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading