16+

Кем уйлаган ветераннар клубына Гөлшаһидә килер дип...

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубының чираттагы утырышы иң күп китап укучыларның берсе – гомере буе балаларга ана телен укыткан, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Зилә Халикованың күркәм юбилеена багышланды.

Кем уйлаган ветераннар клубына Гөлшаһидә килер дип...

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубының чираттагы утырышы иң күп китап укучыларның берсе – гомере буе балаларга ана телен укыткан, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Зилә Халикованың күркәм юбилеена багышланды.

Элекке елларда, китапханәгә иң актив йөрүчегә багышлап, «Укучы бенифисы» дигән әдәби кичә үткәрү гадәте бар иде. 40 елдан артык китапханәче булып эшләүче Тәнзилә Шәйхнурова, онытылып бара торган шул күркәм чараны искә төшереп, юбилярны тәбрикләүне бик үзенчәлекле, истә калырлык матур итеп оештырган.

– Зилә Халикова 50 елдан артык китапханәдә укучы булып тора. Мәктәптә укытканда, бу тынгысыз, эзләнүчән укытучы белән укучылар өчен нинди генә кызыклы әдәби кичәләр үткәрмәдек. Шундый иҗади эшли белә иде ул, – дип әйтеп алды Тәнзилә Ахуновна, кичә башланганчы.

Кичәнең сценарие юбилярның иң яраткан китабы – Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына нигезләнеп төзелгән. Бик матур итеп эшләнгән юбиляр укыган китаплар күргәзмәсе. Ул «Минем беренче укыган китапларым», «Гаилә белән укыйбыз», «Укырга тәкъдим итәм» дигән бүлекләрдән тора. Кичә Зилә ханымның китап укучы формулярына анализ ясаудан башланды. Аннары сүз үзеннән-үзе аның тормыш һәм хезмәт юлына барып тоташты. Аның бөтен гомере шушы ветераннар клубына йөрүчеләрнең күз алдында узган. Зилә Нәҗиповнаның дәрескә керүгә берәр шигырь сөйләп алуын да, мәктәптә, авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашуын да, дистәләгән еллар сәхнә тотуын да телгә алдылар.

– Мин мәктәптә китапханәче булып эшләдем. Зилә Нәҗиповна класстан тыш та милли әдәби хәзинәбезне балалар күңеленә сеңдерү өчен әллә нинди кызыклы чаралар уйлап таба иде. Балаларның фольклор төркемен дә булдырды, бер дә тынгылык белмәде ул, – дип искә алды Суфия Шәмсетдинова.
– Алар гаиләләре белән китап укырга яратты. Оныклары мәктәптә укыган елларда китапханәдән чыгып тормас иде. Китап кына түгел, бик күп төрле газета-журналларга да языла идек бит. Бүген менә төпчек оныгы Гөлзада да әбисенә багышланган кичәгә килгән. Кайчан карама, аның кулында китап булыр. Ул актив китап укучы гына түгел, шигырь сөйләп, җырлап, төрле конкурсларда катнаша. Китаплар дөньясы, сәхнәгә тартылу аның әбисе, әти-әнисеннән үк килә, – диде Тәнзилә Ахуновна.
Клубташлары Зилә Нәҗиповнаның юбилее уңаеннан тәлгәш-тәлгәш җылы, матур изге теләкләрен бүләк иттеләр. Ул моңа бик лаек – гомере буе авылның җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты – 30 еллык тарихы булган «Әллүки» халык фольклор ансамблен оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Моңлы җырлары, күңелләрне тетрәндерерлек итеп шигырь сөйләүләре белән дә авылыбыз тамашачыларына бик якын ул.

Укучы бенефисының иң кызыклы урыны, мөгаен, юбилярның яраткан китап герое, ак халат кигән, кулына медицина кирәк-яраклары тоткан Гөлшаһидәнең килеп керүе булгандыр. Чөнки Зилә Нәҗиповна шул кадәр югалып калды, аптырады. Бераз тын торганнан соң гына ул ГөлшаҺидәнең гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, яшь чагында театр сәхнәсеннән төшеп тормаган Гөлсинә Зиятдинова булуын абайлап алды.

– Авырып киттем микәнни дим, Гөлшаһидә җырын җырлармын дип килгән идем, сүзләрен онытып җибәрдем аптыраудан, – дип көлдерде Зилә ханым. – Соң, Гөлсинә, әле генә янәшәмдә утыра иде бит, кай арада танымаслык булып үзгәрде. И, рәхмәт инде, минем күңелемне күтәрер өчен әллә ниләр уйлап тапкансыз.
Менә шулай итеп, китаплар дөньясында да булдык, хөрмәтле кешебезнең юбилеен да бик матур итеп билгеләп үттек.

Заһидә Нәбиуллина, Тукай районы, Күзкәй авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading