16+

Кемгә манту, кемгә – диаскин

Туберкулез: 3 сорауга – 3 җавап.

Кемгә манту, кемгә – диаскин

Туберкулез: 3 сорауга – 3 җавап.



Туберкулезны ничек белеп була? Кемгәдер манту, диаскин тест, ә кайбер кешегә рентген ясарга кушалар?
Салих Садыйков,
Казан.

Туберкулезны ачыклануың ышанычлы төп юлы – рентгенологик тикшерү. Олы кешеләргә флюорография уздырыла. Томография һәм күкрәк читлеген рентгенга төшерү тагын да тулырак мәгълүмат бирә. Шулай ук какрыктан анализ алып лаборатор тикшерү дә уздыралар. Манту реакциясе да кешедә туберкулез таякчыклары барлыгын ачыкларга ярдәм итә. Бу ысул белән гадәттә балаларны тикшерәләр. 7 яшьтән соң диаскин тестлар файдаланыла.



Туберкулезны ничек кисәтергә?
Туберкулез һәр кешегә йогарга мөмкин, диләр. Бу авыруны ничек кисәтергә?
Алия Хәйруллина,
Яшел Үзән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча ел саен илдә 10 миллион кешедә туберкулез ачыклана, 1,6 миллионга якын халык бу авырудан үлә. Туберкулез кешегә һава юлы аша күчә. Авыру кеше йөрткергәндә, төчкергәндә бактерияләр предмет өслекләрендә кайбер очракта айлар буе да саклана. Бигрәк тә кеше күп йөри торган урыннарда, җәмәгать транспортында гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Иммунитеты какшаган кешеләр өчен бу туберкулез таякчыклары куркыныч тудыра. Авыруны кисәтү өчен нык йөткерә торган кешеләрдән ераграк торырга киңәш ителә. Әгәр тубекулезлы кешеләр белән яшисез икән, бүлмәләрне ешрак җилләтегез, саклык чараларын күрегез. Ике елга бер тапкыр флюорография узарга кирәк. Ә балалар ел саен туберкулезка тикшеренеп торырга тиеш. Иммунитетны ныгыту мөһим. Дөрес тукланыгыз, физик күнегүләр башкарыгыз, саф һавада булыгыз, ял белән эшне аралаштырыгыз.

 

 

Бала имезгәндә флюорография ярыймы?
Бала имезүче хатын-кызга флюорография ясатырга ярмый дип ишеткәнем бар, бу сөтнең тәмен үзгәртә икән. Бу чынлап та шулаймы?

Алинә Гарәфиева,
Кайбыч.

Рентген нурлары радиоактив нурланыш бирә. Шуңа да баласын имезүче хатын-кызның борчылуы урынлы. Шунысын да искәртергә кирәк, хәзерге заманча медицина шартларында нурланыштан килгән зыян бик түбән. Әлеге тикшерү анага, баласына зыян салмый гына тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа да кирәк булган очракта имезүче хатын-кызларга да рентген ясыйлар. Бу тикшерү сөтнең сыйфатына тәэсир итмиме, дип борчылучылар да бар. Тикшерүләр раслаганча, сөтнең тәме дә, сыйфаты да рентгеннан соң үзгәрми. Шуңа да флюорография ясатканнан соң ук баланы имезергә рөхсәт ителә.

Фото архивтан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading