16+

"Кемнең өй юасы килә, килегез. Тәмле ашауны һәм мунча оештырам”

Элек бит, юкә мунчаласы белән, кер сабынлап, ышкый-ышкый агартып юа идек. Өйдән бар әйберне чыгарып бетереп, өмә ясап, бөтен постельныйларны киптереп, яңа чаршаулар элеп. Ул мич агартуны үлеп ярата торган идем. Азрак җылырак мичне агартып җибәрәсең, аның исенең тәмлелеге, әйтеп бетергесез. Ә акшарны, әни мунчада таш кыздырып ясар иде мәрхүмкәем.

"Кемнең өй юасы килә, килегез. Тәмле ашауны һәм мунча оештырам”

Элек бит, юкә мунчаласы белән, кер сабынлап, ышкый-ышкый агартып юа идек. Өйдән бар әйберне чыгарып бетереп, өмә ясап, бөтен постельныйларны киптереп, яңа чаршаулар элеп. Ул мич агартуны үлеп ярата торган идем. Азрак җылырак мичне агартып җибәрәсең, аның исенең тәмлелеге, әйтеп бетергесез. Ә акшарны, әни мунчада таш кыздырып ясар иде мәрхүмкәем.

Элек-электән татарда өй юу дигән гыйбарә, дөресрәге, гадәт бар. Татар авылларында кояш нурлары җылырак яктырта башлагач, карлар эреп беткәч, өйләрне юып чыгалар. Агач өйләрне, бүрәнәләрне ышкый-ышкый югач, өй яктырып китә, ә ул агачның исе... Моннан тыш, хуҗабикәләр урын-җирләрне дә ял итә: мендәрләр, юрганнар, шулай ук паласлар урамга, кояш астына чыгарыла, тузаннары кагыла...

Хәзер дә бар, әлбәттә, андый гадәт. Тик элеккечә түгелдер инде. Авылларда агачтан өйләр, бүрәнәле йортлар бик аз салына шул. Шәһәрдә – коттедж бистәләрендә күбрәк төзелә бугай инде агач йортлар. Тик шәһәр романтикасы авыл чынбарлыгыннан аерыла шул.

«Шәһри Казан» газетасының инстаграмдагы рәсми аккаунтында шул темага кагылып, фото куйдык һәм язылучыларыбызга сездә әлеге гадәт сакланамы әле? дигән сорау бирдек.

Җавапларны берничә төркемгә аерырга мөмкин. 
Беренче төркем. Шөкер, күп җирләрдә әлеге гадәт әле дә сакланган икән. Күп кеше өйләрен, элеккечә, май бәйрәмнәрендә юа. Хезмәт бәйрәме бит, нигә эшләмәскә, ди. Чынында, майның беренче ун көне авыл кешесе тормышындагы иң мәшәкатьле, физик көч иң күп таләп ителә чор түгелме икән әле. Бакча эшләренең иң кызган чагы бит бу! Хәер, өлгерелә иде ничектер. Шул ук көннәрдә өй тирәләрен дә җыештыру гадәткә кергән иде: тырмалыйсың, себерәсең, чүпләрне түгәсең, яндырасың дигәндәй... 
Башкортстанда яшәүче язылучыбыз: “Көннәр җылытып, кояш карый башлагач, бөтен әйберне җилләтергә чыгарабыз да, юабыз”.
Саҗидә исемле укучыбыз: “Алла бирсә, юабыз. Исләре ни тора бит аның. Идән дә буялмаган, аны да сап-сары итеп юабыз. Өй юган көнне бәйрәм үзенә бертөрле. Юкә мунчаласы белән юабыз”.
Алсу ханым да өй юу белән генә чикләнмәүләре турында яза: “Өйне генә түгел, мунчаны да юабыз”, ди ул.

Икенче төркем. Өй юуны сагынып искә алучылар, ягъни үткәнне, авылда яшәгән чорны, әти-әниле вакытларны сагынучылар шәрехләмәләре. Иң беренчеләрдән булып язган Алсу ханым әнә ничек матур сурәтли ул вакытны: “Элек бит, юкә мунчаласы белән, кер сабынлап, ышкый-ышкый агартып юа идек. Өйдән бар әйберне чыгарып бетереп, өмә ясап, бөтен постельныйларны киптереп, яңа чаршаулар элеп. Ул мич агартуны үлеп ярата торган идем. Азрак җылырак мичне агартып җибәрәсең, аның исенең тәмлелеге, әйтеп бетергесез. Ә акшарны, әни мунчада таш кыздырып ясар иде мәрхүмкәем. Ташларны кырдан җыйганнарыбыз истә әле. Эх... бер көнгә генә кайтып килергә иде шул чакларга...”
Димәк, әле мич акшарлау, агарту гадәте дә булган икән. Рәхмәт бу хатирәләргә, Алсу ханым!
Әйе, сагынучылар күп. Тагын берничә комментарий:
Рәмзия ханым: “Элек өй юган көнне күп итеп йомырка пешерәләр иде. Каймак белән сөтле чәй, карлыган вареньесы...”
Әминә ханым: “Эх, сагынам, әти-әни исән-сау, авылда өй юабыз... Юккк шул, сагынып сөйләргә генә калды...”
Матур чаклар шул, яшь чаклар, көчле чаклар... Сагынмыйча мөмкинме соң?..

Өченче төркем. Бу эшне бик үк яратмаучылар. Әйе, андыйлар да бар. Кемнедер гаепләвебез түгел. Сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Кайберәүләренә күз салыйк әле:
Весна тәхәллүсле укучыбыз: “Бигрәк яратмый идем, күпме әйберне чыгарырга кирәк, соңыннан тагын кире ташы, иң яратмаган эшем мич аклау иде. Аллага шөкер, куанып бетәлмим, әлдэ бетте ул эшләр, сагынмыйм да, кирәкми дә”.
Берәү кырт кисеп болай дип яза: “Кто такое только придумал?”
Кемдер исә кулына кадаклар, шырпы кертүдән, кемдер тәрәз төбе юганда, ток суккан кебек дерелдәтеп алуларны искә ала...
Әйткәнемчә, мондый характердагы җаваплар аз.

Дүртенче төркем. Элеккеге белән хәзерге чорны чагыштыручылар. Ягъни мәсәлән, бүгенге көндә бу эшнең инде җиңелләшкән икәнлеген искәртүчеләр. Алар зарланмый да, сагынмый да, уфтанмый да. Авыллардагы өйләрнең дә обой белән түшәлүен, түшәмнәрнең дә капланган булуын искәртә алар. “Хәзер өйнең ниен юасын? Элек чаршаулар элә идек, караватта чигелгән җәймәләр иде, тәрәзә пәрдәләре... Хәзер аларның яртысы да юк, өйне көн саен юабыз”, дип яза әнә бер укучыбыз. Икенчесе: “Без дә швабра белән генә болгап атабыз”, ди. Тагын берәү болай ди: “Авыл өйләре современный бит хәзер, идәндә ламинат, ленолиум, су ташыйсы, су җылытасы, түшәм ясалган суны да чыгарып түгәсе юк хәзер...”. Нишлисең, заманалар үзгәрә, цивилизация өй юууга да бәрә, ахрысы.

Кызык, күпләр инде өйләрен юганнар да. Бер укучыбыз өйне язын гына түгел, көз көне дә юарга кирәк, дип саный. Ә менә керәшен кызы Лира бу гадәтнең вакытын болай сурәтли: “Бездә, керәшеннәрдә, олы көн алдыннан обязательно җуабыз, бүгеннән башлап җуа башладык. Пасхага әзерләнәбез, килегез”, дип кунакка да чакырган. Икенче бер укучыбыз да кунакка чакыра: “Безнең өй зур, бер җиргә буяу тимәгән, ге агач. Кемнең өй юасы килә, килегез. Тәмле ашауны һәм мунча оештырам”. Кунакка бармыйча булмый, ахры...

Тагын да күбрәк җаваплар белән биредә танышырга мөмкин:

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без эледя юкя мунчаласы белян юабыз оебезне!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без хэзер дэ кызым-киленем кайткач юабыз. Элекке кебек чебен-черкилэрнен эзлэре дэ булмаса да..Чонки агач ойкэем!

      Мөһим

      loading
      2
      X