16+

Кемнәр бушлай торак алырга хокуклы?

“Йортыбыз түбәсеннән су үтә!”, “ОДН өчен барыбер түләмим!”, “Миңа бушлай фатир тиеш!”

“Йортыбыз түбәсеннән су үтә!”, “ОДН өчен барыбер түләмим!”, “Миңа бушлай фатир тиеш!”

“Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары” темасына кабул итү үткәрелде.

Кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен, хәтта ки, катгый таләпләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров, Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин тыңлады.

- Казанның Щапов урамындагы 10а адресындагы йорт инде 1935 елда ук төзелгән. Бу йорт мәдәни мирас һәйкәле санала. Түбәгә ремонт ясалган иде, ләкин, язгы якта түбәдәге кар-боз эри башлаганда, фатирларга су керә, - дип, шушы йортта яшәүчеләрнең зарын җиткерде Миңнуллина ханым.

- Йортыгызга 2020 елда төзекләндерү үткәрербез, - дип ышандырды Искәндәр Гыйниятуллин.
Сергей Крайнов та сүзгә кушылып, Щапов урамындагы 10а йорт делегациясенә “лекция” укып алды.

- Сезнең йорттан “капиталь ремонт” өчен түләүләрдән әлегә 660 мең сум гына тупланган, ә йортыгызны комплекслы төзекләндерү 10 миллион сумга төшәчәк. “Капиталь ремонт” өчен түләүләрне вакытында һәм җаваплылык тоеп түләп бару зарур, - дип искәртте Сергей Крайнов.
Бу сүзләрне ишетеп, моңсуланып башларын салындырган хатыннарга Искәндәр Гыйниятуллин: “Булышырбыз, дип әйттем бит. Булышырбыз”, - дип җан өрде. Щапов урамындагы 10а йорт вәкилләре рәхмәт әйтеп чыгып китте.

- Казанда тулай торакта бүлмәм бар иде, аңа юуыну бүләмәсен дә өстәп, фатир итеп документлаштырдым. Шунлыктан, мине Яңа Савин районы хакимиятендә бушлай торак чиратыннан сыздылар. Юыну бүлмәсе авыруга сабыштырды, миңа мондый фатир әсәртәсе кирәк түгел, - дип, моң-зарын түкте Рәхмәтуллина.

- Фатирыгызның яшәргә яраксыз икәнлеген суд аша раслагызмы? - дип сорады Александр Тыгин.
- Судка биргән идем, ләкин суд минем фатирны яшәргә яраклы, дип карар чыгарды, - дип җавап кайтарды элеккеге тулай торак хатыны.

Бушлай фатир түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

- аз керемле гаиләләргә, гаиләдә һәр өлкән кешенең акча кереме яшәү минимумыннан түбән һәм торак мәйдан кеше башына исәпләгәндә нормадан аз;

- тузган, ягъни ремонтлап булмый торган (авария хәлендәге) йортта яшәүчеләр;

- балалар-ятимнәр;

- ата-анадан мәхрүм калган балалар;

- башкаларга зыян сала торган каты хроник авыру (туберкулез, гангрена) кеше белән бер бүлмәдә яшәүче гаилә.

Суд “фатиры яшәргә яраклы”, дип карар чыгарганлыктан, Рәхмәтуллина “сиңа бушлай фатир булачак” дигән сүзне ишетә алмады, җитмәсә, әле ул санап үтелгән ташламалы категориягә дә керми.

Чебатарева ханым ишектән үк гайрәтләнеп түргә узды.

- Питрәчтән фатир сатып алдык. Идарәче компания миңа җылылк өчен ОДН яза. Фатирдагы хисаплагычлар буенча гына түлим, ОДНга түләмим, - дип, өстәл генә сукмый инде Чебатарева, мин сиңа әйтим.

Россия Федерациясе Торак кодексының 36 нчы матдәсендә әйтелгәнчә, күп фатирлы йорттагы подъездны, чорманы (чердак), подвалны җылыту чыгымнары ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары рәвешендә һәр фатирга бүлеп түләтелә. Кайсы да булса бер фатирның коммуналь түләүләре бурычлары башкаларга язылмый һәм түләттерелми.

“Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлмәсендәге җитәкчеләр шушыны Чебатаревага 15 минут буена аңлатырга тырышты, тик нәтиҗәсе булмады.

Чебатарева: “ОДН өчен барыбер түләмим”, - дип, шаулап чыгып китте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елдагы 354 нче карары нигезендә, күп фатирлы йортның һәр милекчесе ОДН өчен түләү башкарырга тиеш, бу – мәҗбүри. Түләмәсәң, ОДН бурыч булып җыелып бара, әле “пени” да өстәлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading