16+

Кемнәргә өстәмә түләүләр каралган, яки сентябрь яңалыклары

Быелның 1 сентябреннән Россиядә сыйныф җитәкчеләре өстәмә 5әр мең сум акча ала башлый. Бу түләүләр миллионга якын укытучыга түләнеләчәк. Бөтенроссия мәгариф профсоюзы мәгълүматлары буенча, быелгы уку елы башына Россиядә 838 мең сыйныф исәпләнгән һәм аларда 16,5 млн укучы белем алган.

Кемнәргә өстәмә түләүләр каралган, яки сентябрь яңалыклары

Быелның 1 сентябреннән Россиядә сыйныф җитәкчеләре өстәмә 5әр мең сум акча ала башлый. Бу түләүләр миллионга якын укытучыга түләнеләчәк. Бөтенроссия мәгариф профсоюзы мәгълүматлары буенча, быелгы уку елы башына Россиядә 838 мең сыйныф исәпләнгән һәм аларда 16,5 млн укучы белем алган.

Иминият акчасы
Кредиты булмаган адәм юктыр ул хәзерге заманда. Ә кредитны иминиятсез бирмиләр. Кайбер банклар иминият өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга рөхсәт итә. Ә кайберләре юк. Кредитыңны вакытыннан алда түләсәң, артык түләнгән акча бигрәк тә жәл бит. Шуңа да депутатлар кредитны алдан түләп бетергәннәргә иминият суммасының тотылмаган өлешен кайтарырга рөхсәт итә торган канун уйлап тапкан. Ул сентябрьдә үз көченә керәчәк.

Банкротлык
1 сентябрьдән үзеңне судсыз гына да банкрот итеп танырга мөмкин булачак. Моның өчен Күп функцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк. Банкротлык дип танылу өчен бурычың 50-500 мең сум булырга тиеш. Гариза биргән вакытта үзен банкрот дип танырга теләгән кешенең бернинди дә мөлкәте булмау шарт. Шулай ук гариза бирүче үзе кредит алган барлык оешмаларны да күрсәтүе кирәк. Барлык шартлар да үтәлгән очракта, гариза бирүче өч эш көне эчендә Бердәм федераль реестрга кертелә. Шуннан соң кредит бирүчеләрнең барысының да таләпләрен үтәргә мораторий кертелә. Һәм алиментлардан кала, банкротлыкка чыгарга теләүче башка түләүләр ясарга тиеш булмый.
Әгәр дә гариза бирүченең матди хәле яхшыра икән, ул чагында биш көн эчендә Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, бу хакта хәбәр итү кирәк. Алай эшләмәгәндә, банкротлык ярты ел гына дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә аңа кредитлар, займнар бирелми, башка төрле килешүләр дә имзалап булмаячак.

Ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә “бүләк”
29 сентябрьдән алып, ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә кагылган федераль канун үз көченә керә. Аның нигезендә, иректән мәхрүм ителүче тиешле вакытын үзенең якын туганы яши торган субъектта  утырып бетерә алачак. Әгәр дә субъектта төзәтү учреждениеләре юк икән, җәза үтәүченең туганнары иң якын яшәгән субъект каралачак.
Моның өчен җәзага тартылучы яисә аның туганы гариза язарга гына тиеш була. Мондый мөмкинлектән җәза үтәү срогы дәвамында бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин. Әгәр җәза үтәүченең срогы аны икенче урынга күчергәндә бетеп килә икән, ул чагында да гариза канәгатьләндерелмәячәк.

Наркотикка тикшерәләр
Сентябрь башында Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы үз көченә керә. Аның нигезендә, профилактик медицина күзәтүе узачак белем бирү учреждениеләре исемлеге төзелә. Исемлеккә кертелгән белем бирү учреждениеләрендә укучыларны опиат, каннабиноид, амфетамин һәм метамфетамин, синтетик катиноннар, кокаин, метадон, барбитурат һәм башка матдәләргә тикшерәчәкләр.

Лилия МИНСАФИНА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading