Мин туган заманда авылда бала тудыру йортлары булмаган, ул юк дип кенә, балалар да тумый тормаган. Елына 30-35тән дә артыграк та туганнар, Алланың рәхмәте.
Скопировать ссылку
Мин туган заманда авылда бала тудыру йортлары булмаган, ул юк дип кенә, балалар да тумый тормаган. Елына 30-35тән дә артыграк та туганнар, Алланың рәхмәте.
Мин өйдә туганмын, ә менә икенче елны авылыбызда бала тудыру йорты да ачып куйганнар. байлардан калган асты – таш, өсте агач ике катлы йортның бер ягында медпункт урнашкан иде. Аны гомер буе пункт дип йөрттек инде. Шул йортның икенче ягында роддом ачып җибәргәннәр. Анысын да пункт дияләр иде. Ике арада иркен өйалды. Тик менә роддомны ачканнар да... озакламый ябып та куйганнар. Ике-өч ел ябылып торган әле ул. Сәбәбеме? Сәбәбе бик җитди. Бала тапкан хатыннарны ашатырга колхозның хәле җитмәгән. Ә бәбәйне пункттан гына алып кайтуның җайлы икәнен аңлаган хатын-кызлар, пунктны ачыгыз гына, ашарга табылыр, сугыш заманы түгел, дигән таләп куйганнар. Шуннан соң ничә еллар буена авылда шундый матур традиция яшәде. Бала тапкан хатын янына, көне буе дигәндәй, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән агылган. Сезонына карап, көз көне кәбестә, кабак тәкәсе, җәй көне яңа бәрәңге, күп итеп сыер мае салып, яшь чеби ите белән өй токмачы. Балан бәлеше, корт тәкәсе янына куе итеп сөтле чәй. «Колынлы биядән кое суы да артмый, сөтле чәйдән күкрәккә сөт төшә ул», – дия-дия, бала тапкан хатынны кыстаганнар.
1978нең көзендә Венера белән үзебез дә Фәниянең хәлен белергә төшкән идек әле. Без инде берәр бала тапкан яшь хатыннар. Фәниянең дә беренчесе – Лилиясе. Ә пунктта килгән бер кешене якты йөзе, тәмле сүзе белән Наһар апа каршы ала. Наһар апа үзе кендек әбисе дә, үзе санитарка да. Үзе бер бала тапмаган килеш күпме бала таптырган Наһар апа япь-яшь акушеркалар каушап калганда да, каушау-куркуын сиздермичә, күпме балага кендек әбисе булган ул.
Комментарийлар