16+

«Үкенмәслек итеп эшләргә кирәк»

Валентина Шишонина – хирург-стоматолог, РСФСРның атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины, аны сәламәтлек саклау өлкәсенең легендасы дип йөртәләр. 80 яшендә булса да, ул яраткан эшеннән аерылмый.

«Үкенмәслек итеп эшләргә кирәк»

Валентина Шишонина – хирург-стоматолог, РСФСРның атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины, аны сәламәтлек саклау өлкәсенең легендасы дип йөртәләр. 80 яшендә булса да, ул яраткан эшеннән аерылмый.

Валентина ханымның сәламәтлек өлкәсе белән кызыксынуы балачагыннан килә. Аңа алты яшь чагында, әнисе җитди авырып китә. Әтисе 1941 елда фин сугышыннан кайтмый хәбәрсез югала. Әнисе дә авыруыннан савыга алмый дүрт елдан гүр иясе була. Өч туганы белән тугыз яшьлек Валентина ятим кала. Әти- әнисе укытучылар булса да, кыз шул вакытта ук табиб булыр­га карар кыла.

Балаларны әби-бабайлары тәрбияләп үстерә. Аларның балачаклары Зәй райо­нында үтә. Җиңел еллар булмый ул, күп авырлыклар белән очрашырга, шактый проблемаларны үзенә хәл итәргә туры килә Валентинага. Ничек кенә булмасын, үз дигәненә ирешә кыз. Медицина өлкәсе буенча белгечлек үзләштерә. Беренче көннәрдән үк эшендә сынала башлый.

Берсендә хастаханәдә бердәнбер хирург-табибка башка шәһәргә китәргә туры килә. Үз урынына яшь белгеч – Валентинаны калдыра.
– Ул чакта хастаханә 25 койка урынга исәп­ләнгән иде. Барысында да пациентлар, кеше тулган. Ул атнада үземне сугыш елларындагы госпитальдә эшләгән кебек хис иттем. Бер пациентым аеруча исемдә калган. Трактор астына эләккән хатын-кыз­ның башы нык җәрәхәтләнгән иде. Кайберәүләр пациентны, ат җигеп, Чаллы хас­таханәсенә илтергә дә киңәш иттеләр. Ни ди­сәң дә, миңа 21 яшь иде ул чакта. Шулай да тәвәккәлләдем. Ике сәгатьтән артык операция ясарга туры килде. Шөкер, хатын рәтләнде. Табиб өчен иң мөһиме – башкаларга зыян китермәү, пациент алдында да, үз-үзеңә карата да гадел булу кирәк. Ахырдан оялырлык, үкенерлек булмаслык итеп эшләү зарур. Табиб өчен иң мөһим сыйфат – кешеләргә ярдәм итәсе килү теләге, – ди Валентина Шишонина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading