Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимованың журналистлар белән чираттагы очрашуы кайгылы вакыйганы искә алудан башланды.
- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенеовка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде, - диде Лилия Галимова.
Мәгълүм ки, 17 октябрьдә Керчь шәһәрендәге Политехника көллиятендә шартлау һәм утлы коралдан атышлар булган иде. Әлеге фаҗигадә 50 кеше яраланган, шуларның 44е хастаханәдә. Иң кызганычы - кешеләр үлеме. Корбаннар ның саны инде 21 кеше. Эчке эшләр органнары хәбәрләренә караганда, шартлатуны һәм утлы коралдан атуны шушы көллиятнең 4нче курс студенты Владислав Росляков башкарган. Росляков соңыннан үзен-үзе атып үтергән.
- Керчь шәһәрендәге фаҗигадән соң, әлбәттә, чаралар күреләчәк. Ләкин, Татарстанда югары уку йортларында, мәгариф учреждениеләрендә саклык чаралары инде берничә ел дәвамында алып барыла. Күзәтү камералары, иминлек җиһазлары урнаштыру дәвам итә, - диде Лилия Галимова.
Казанның Ленин бакчасындагы фонтан янында әле 17 октябрьдә үк стихияле рәвештә Керчь халкының кайгысын уртаклашу урыны оешкан. Казан кешеләре, студентлар фонтан читенә чәчәкләр китерә.
Фото: Дамир Бәдриев
Комментарийлар