Шәһри Казан

Керемен яшергән – тотылган

Агымдагы елда муниципаль хезмәткәрләр арасында ришвәтчелеккә кагылышлы 172 хокук бозу очрагы теркәлгән. 152 кеше җаваплылыкка тартылган. Үткән елның шушы чорында хокук бозулар 340 булса, җавапка тартылучылары азрак – 127. Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре киңәшчесе Салават Рәхимов сүзләренчә, быел 21 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 19 кешегә карата эш ачылган.

Бер кеше, ышаныч югалту аркасында, эштән җибәрелгән. Тагын берсе билгеле бер вазифадан читләштерелгән. Калганнарына шелтә белдерелгән, кисәтү ясалган.

– Шушы көннәрдә Әтнә районында булдык. Анда 12 авыл җирлеге башлыгының керемнәре турындагы белешмә тикшерелде. Өч очракны мисал итеп китерәсем килә. Бер башлык Казанда 3,5 млн сумга фатир алган, әмма аның өчен акчаны каян алганын ачыкламаган. Икенчесе банктагы акча күләмен дөрес күрсәтмәгән. Өченчесе керемнәр турындагы декларациягә кул куймаган, ә тутыруын үзем тутырдым ди. Керемнәр турында быел гына хисап тотмыйбыз, баштагы елларда техник хаталарга күз йома идек, ә хәзер инде аларны дөресләп тутырырга өйрәнергә вакыт, – дип сөйләде Рәхимов җирле үзидарә органнарында ришвәтчелекне булдырмауга багышланган матбугат очрашуында.

Реклама

Спикер буларак очрашуга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та чакырылган иде. Ул март аенда районнарында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эксперт төркеме эшләвен хәбәр итеп, аерым хокук бозу очракларын искә алды.
– Өч бюджет учреждениесе җитәкчесенең 2016-2017 елларда үзләренә премия язулары ачыкланды. Бу уңайдан тикшерү алып барыла. Мәктәп директоры үзенең улын урынбасар итеп куйган булган. Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау максатыннан улын гади укытучы итеп күчердек. Керемнәре турында декларация тутырганда да хаталар киткәли. Кемдер банктагы суммасын түгәрәкләп куйган, кемдер өтер куярга оныткан. Счетта акча булмагач, аны күрсәтүне кирәк тапмыйлар. Зур хаталар булмаса да.Я кисәтү ясыйбыз. Яшь гаилә программасы буенча субсидия алучыларның бишесе хезмәт килешүен бозган булып чыкты. Субсидия алгач, алар биш ел эшләргә тиеш. Дүртесе яңадан шул өлкә буенча эшкә урнашты, берсенә карата эш ачылды, – ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: